Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Популяр җырчы Рафис Кәлимуллин: «Җырчыларны газета-журналлар күбрәк таныта»

«Кайсылары безнең турындагы хәбәрләрне социаль челтәрләргә куя, кайсылары дөрес итеп газетага мәкаләләр яза», - диде ул.

25 майда пятачогыбыз гөрләп үтте. Сәхнәдә махсус кунагыбыз, популяр җырчы Рафис Кәлимуллин «кыздырды». Ул үзенең чыгышы алдыннан «Шәһри Чаллы» газетасына рәхмәт әйтте. 

– Хәзер иҗат дөньясы үзгәрде. Артистны радио-телевидение түгел, беренче чиратта газета-журналлар таныта. Кайсылары безнең турындагы хәбәрләрне социаль челтәрләргә куя, кайсылары дөрес итеп газетага мәкаләләр яза. Мин радио-телевидение артка калдырасым килми, әмма бүгенге көндә газеталар безнең даныбызны Татарстанга, Россиягә күбрәк тарата. Мин үзем турында язган, пятачокка чакырган өчен сезгә «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе коллективына рәхмәтлемен. Киләчәктә дә бергә эшлик, – диде ул. 

Гөлия Ибатуллина фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Рафис Кәлимуллин