Популяр җырчының ире икенче эшелон белән Казаннан китте
« Я Яраббым, кайтар егетләребезне», – дип язган ул.
Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең социаль челтәрләрендә иренең махсус хәрби операциянең икенче этабына – Казан Танк училищесыннан китүләрен хәбәр итте. « Монысында инде ерака китте. Артык сүз кирәкмәс бу урында ... Исән-имин кайт, Артур, кызларыбыз белән без сине көн дә көтәчәкбез. Я Яраббым, кайтар егетләребезне», – дип язган ул.
Махсус хәрби операциягә киткән барлык ир-егетләребез тиз арада туган якларына, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Җырчының язылучылары да шул теләктә.
Фото Иркәнең социаль челтәрдәге битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев