Популяр җырлы дуэтның сеңелләре дә җырлый башлаган
Шоу-бизнес

Популяр җырлы дуэтның сеңелләре дә җырлый башлаган

«Тормышым гүзәл алар барында”, – дип җырлый яшь сәхнә остасы.

Яңарак кына Башкортстанның атказанган артисты исемнәрен алучы сәләтле игезәк җырчылар, композиторлар, баянчылар Алмаз һәм Айдар Юнысовларның сеңлесе Рита Юнысова да җырлый башлаган. Ул “Ике абыем” дигән җыр яздырган. Җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, ә көен Айдар Юнысов иҗат иткән.

 “Ике абыем – ике канатым,

Ике терәгем, ике канатым.

Тормышым гүзәл алар барында,

Рәхмәт, абыйлар, сезгә барына...” – дигән юллары бар. 

Димәк, сеңелләренең дә җыр-моңга сәләте бар. Киләчәктә бәлки ул да танылган җырчы булып китәр әле.

Фотолар: Рита Юнысованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән - https://vk.com/ritka_28

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев