Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рафис Кәлимуллин: «Концертымны куям да, билет сатып йөрүдән туктыйм»

Җырчы эстрададан китәргә уйлый.

Бүген, 27 сентябрьда Сара Садыйкова концертлар залында Рафис Кәлимуллинның "Тибүеңнән туктама" дип исемләнгән концерты була. Иртә таңнан Чаллыга юл тотуын хәбәр итте җырчы безгә.

"Бу Чаллыда соңгы сольный концертым. Ноябрьдә тагын 4 шәһәрдә концертымны куям да, билет сатып йөрүдән туктыйм. Мине хәзер мәҗлесләр үткәрергә, ябык шәхси чараларда чыгыш ясарга чакыралар. Башка сферада да эшем гөрли", - диде җырчы. 

Рафис Кәлимуллин быел "Шәһри Чаллы"дан - Пятачок"ның иң беренчесенә килеп бөтен халыкны рәхәтләнеп биетте, җырлатты. Аның турында еш кына энерджайзер, "ут чәчеп торган" җырчы дип әйтәләр. 

Тик баскан җиреннән ут чыгара торган, мәгънәле һәм дәртле җырлары белән танылган автор-башкаручы концертларына халык йөрмәвенә аптырый. "10 ел тырыштым, тик нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Болай дәвам итәлмәве көн кебек ачык. Миңа берничек тә кул кушырып утырырга ярамый, чөнки гаиләм бар", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев