Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рәмис Гыйльметдинов: «Блогерлык – хобби гына, тотрыклы эшем дә бар»

Без 10 ел чамасы элек инстаграм, тикток, блогерлыкның ни икәнен белми идек, ә хәзер бар тормышыбыз шулар белән тулды. Инстаграм челтәрен ачу белән блогерлар «сибелә». Берәүләре, чыннан да, файдалы, кызыклы блог алып барса, икенчеләре исә тузга язмаган нәрсәләр сөйләп аудитория җыя. Араларында чын мәгънәсендә нәрсә төшергәнен уйлап эшләүчеләр, әле алай гына түгел, махсус сценарийлар язып видеолар төшерүчеләр, блогларын файдалы итүчеләр бар. Шуларның берсе – танылган Чаллы блогеры, социаль челтәрләрдә «Дневник татарина» («Татар көндәлеге») исеме астында үз блогын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов.

«Барысы да шул КВНнан башланды»

Рәмисне күптәннән карап барам, блогын күзәтәм. Бу актив егетнең үз-үзен тотышына, актерлык сәләтенә, харизмасына шаккатасың! Шушы көннәрдә Рәмисне редакциягә чакырдык һәм бик җылы, дусларча әңгәмә кордык. 

– Мин үзем Актаныш районы Күҗәкә авылы егете. Кече яшьтән үк КВНда катнашып үстем, театрга да тартыла идем. Мәскәүнең Ислам институтын тәмамлаганнан соң, армиягә хезмәткә алындым. Кайда гына булсам, ни белән шөгыльләнсәм дә, сәнгать эшен ташламадым, – дип сөйләп китте Рәмис. – Армиядән әйләнеп кайткач, әлеге өлкә тагын да ныграк кызыксындыра башлады. 

2015 елларда бик актив рәвештә WhatsApp кулланыла башлады. Мин шунда кыска, шул ук вакытта кызыклы видеолар, мәзәк хәлләр төшереп таныш-белешләргә җибәрергә тотындым. Ул танышларым үзләренең танышларына, алары тагын каядыр җибәргән, ә мин боларның берсен дә белмәдем. Шулай итеп бер мәлне мине урамда таный башладылар! Соңрак дусларым мине ВКонтакте, YouTube социаль челтәрләренә теркәлеп, видеоларымны шунда куеп барырга киңәш иттеләр. Соңыннан Инстаграм барлыкка килде. Баштан мин аны, русча әйткәндә, «признавать» итмәдем. Аннары инде тагын шул дуслар киңәше белән теркәлү үттем һәм кыска видеоларымны шунда кертә башладым. Кешегә бу ошады, миңа язылдылар, мине карап бара башладылар, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

«Тормыштан алып төшерелгән»

Социаль челтәрләрдә һәр блогер үз аудиториясен булдырырга, нәрсәне дә булса алга куеп, шул турыда сөйләргә омтыла. Кемдер аш-су серләренә төшендерә, тиз дә, уңайлы да рецептлар куя, кемдер бизәнергә, киенергә, килешле аяк киеме сайларга өйрәтә... Рәмис тә үзенә юнәлешне бик озак эзләдем ди. 

– Кемгә ничек итеп ошарга, нинди темага видеолар төшерергә... Үз аудиториямне эзләдем. Ул аудиторияне бер генә юл белән җыймадым мин. Машина йөртүчеләрне җәлеп итү максатыннан «Матур штраф» дигән бер вайн төшергән идем. Төп язылучыларым шуннан соң керде. Аннары дуслар белән җыр да яздык, клиплар да төшергәләдек. «Талиповлар» дигән мини-сериал төшерә башлап, язылучыларым саны 35 меңгә җитте. Бу гаиләнең ире исерек, хатыны доминант, балалары да әллә кем түгел, алар талашалар-ызгышалар. Менә шуларны халык үлеп яратты. Аннары башка сериаллар төшердем, авыл темасын күбрәк яктырта башладым, – дип сөйли блогер. 

Рәмиснең блогы чын мәгънәсендә халыкчан. Каян уйлап бетерә дә, идеяләре ничек барлыкка киләдер? 

– Берсе дә мин уйлаган әйбер түгел бит аның! Барысы да тормыштан алынган хәлләр. Әйтик, авыл клубыннан иртәнге якта гына кайтасың һәм таң белән сине печәнгә дип уяталар. Син йокламаган да килеш чыгып китәсең. Бу видеоларны төшергәндә мин шуны аңладым: кешегә үзенә таныш хәлләр генә кызык һәм интернетка куйгач та мондый видеоларның караулары күп булачак. Менә шул булган хәлләрне күрә белү, аларны аңлаешлы итеп уйнау, дөрес итеп халыкка тапшыру, монтажлау осталыгы һәм тырышлык – шул талантлар бардыр инде миндә, – ди блогер.

КВНга, театр түгәрәкләренә йөреп, юмористик тапшырулар карап үскәнгәдер, әлеге «харизматичный татарин»да актерлык сәләте дә ярылып ята. Рәмис үзе бу турыда: «Бер минутлык видеоны мин кайвакыт ике сәгать тә төшерәм. Кайдадыр интонацияне дөрес куймыйм, кайдадыр җөмләне  әйтүем ошамый. Шуңа озакка сузыла да инде», – ди. Видеоларны блогер үзенең телефонында монтажлый икән. 

«Әнием минем өчен сөенә генә»

Блогерлык белән шөгыльләнгәндә гаиләңнең сиңа терәк булуы да, теләктәшлек белдерүе дә бик мөһим. Чөнки негатив язучылар була, пычрак сүзләр белән үзеңне генә түгел, гаиләңне дә сүгеп атучылар очрый. «Блогерлыкны башлаган вакытта дөрес төшермисең дип бәйләнәләр иде. Видео төшерәм, аны кертәм, ә миңа: «Сдохни!» дип тә яздылар. Элегрәк аларга җавап кайтарып, талашып ята идем, хәзер андый хейтер барлыкка килсә, язылучыларым аны үзләре үк «ашап» бетерәләр. Ул яктан аудиториям бик көчле. Аннары мин, үч иткәндәй, сез сөйләп торыгыз, ә мин туктамам, барыбер төшерүемне дәвам итәрмен дип, тагын да катырак тырышып эшли идем», – ди әңгәмәдәшем. 

– Үз татарларыбызның негатив язулары үзәгемә үтте. Без бердәм булырга тиеш түгелмени соң? Ә миңа, вакыт табып, үзебезнең татар телендә пычрак сүзләр язып яталар! Менә шуны аңламыйм! Андый хейтерлар хәзер дә бар. Әниемә килгәндә исә, аңа да күп сүз килгәндер бәлки. Әмма мин аңа: «Кеше күп сөйләр, мине чәйнәрләр. Син минем нинди икәнемне беләсең, аларга ышанма. Интернетта шул рәвешле акча эшләп була. Мин ипотека өчен шул интернеттан кергән акчаны түләрмен», – дип аңлаттым. Элегрәк бәлки куркыбрак та карагандыр, ышанмагандыр да, әмма хәзер ул минем өчен сөенә. 

«Биш еллап блогыма реклама кертмәдем»

Берара кеше социаль челтәрләрдә блог алып баручыларның видеолары-фотолары астына комментарий да язмый, ошый дигән төймәгә дә басмый башлады. Имеш, шул җыелган лайклар өчен аларга акча түлиләр. Ә аларның кеше баетасы килми. 

– Андый кешеләр хәзер дә бар, – ди әңгәмәдәшем. – Халыкка без төшергән видеодан бер тиен дә акча кермәвен ничек аңлатырга икән? Акча бары тик рекламадан керә. Минем блогым исә рекламадан бер ел элек кенә табыш кертә башлады. Рекламага алынсам, мин аны «эшләдемме – эшләдем» принцибы белән ясамыйм. Минем рекламада сюжет та кызыклы, сөйләм дә бар. Элек, яшермим, реклама алмый торган идем. Аннары видеолар астында күп кенә хейт китте, мине эт итеп сүгә башладылар. Шунда мин барыбер сүгәләр, ә берәр реклама алып карасам, ничек булыр икән дип уйладым. Рекламаны уйлап, матур итеп төшереп куйганнан соң да пычрак сүзләр язып ятучылар булды. Хәзер андыйларга исем китми инде. Миңа да бит ашарга кирәк, киенергә, минем хатыным бар, балам... Шунысы бар: видеолар төшерү кәеф өчен генә бит ул. Минем төп эшем бар – машина йөртүче-экспедитор мин, – ди Рәмис. 

«Булачак хатыным минем берәр фанаткам булыр дигән идем»

Рәмис Гыйльметдинов унбер балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән. «Авылга әни янына кайта калсак, әти мәрхүм инде, бик күп җыелабыз. Өйдә урын да булмый хәтта. Ул яктан әнием бик бәхетле», – ди әңгәмәдәшем. Мин блогердан гаиләсе, кечкенә улы Сәмир турында сорашам. 
– Булачак хатыным Гүзәл белән очраклы гына таныштык. Ул мине блогер буларак та белми иде. Гүзәл Мөслим ягыннан. Чаллыга күченгән вакытта яшәп торырга фатир бик озак эзләгән. Мин дә ул елларда дус малай белән ике бүлмәле фатирда яши идем. Аннары иптәшем чыгып китте, үзем генә калдым. Бушаган бүлмәгә күп кеше килеп карады, берсен дә ошатмадым аларның. Шулвакыт Гүзәл килеп чыкты. Минем белән танышты, барысы да әйбәт кебек: чиста фатир, уңайлыклар да бар, бер нәрсә генә борчу тудыра – ул да булса мин – бер таныш булмаган ир-егет. Ул вакытта Гүзәлнең апасы бик булышты, ул минем блогны карап барган икән. Гүзәлгә: «Бу малай әйбәт. Монда яшәргә кал», – дигән. Бергәләшеп шулай яшәп киттек, аш бүлмәсендә очраша идек, бергә чәйләр эчә башладык... Хатыным юлыма бик кирәкле вакытта очрады – мине депрессиядән чыгарды ул. Аңа бер күрүдә гашыйк булдым дип әйтә алам. Бүгенге көндә тату гомер итәбез, Сәмир исемле улыбыз бар.  

Гүзәл минем киңәш буенча блог алып бару эшенә тотынды. Үзенең блогында яшь әниләргә киңәшләр бирә, бала карау, ашарга пешерү серләренә төшендерә ул. Иң мөһиме – үзенә ошый. 

«Күңелсез вакытларым күп булды»

Чыннан да, блогерлык эшендә дә авырлыклар юк түгел. Блогны үстерү, таныту, алып бару өчен бик күп көч куярга кирәк. Көне-көне белән кәефең дә булмаска мөмкин. Блогны нишләтергә соң? Язылучыларың сине һәрвакыт елмаеп торган килеш күрергә күнеккән. 

– Элегрәк, ялгыз чагымда, моңсу, күңелсез вакытларым бик күп була иде. Видеолар төшерүем һәм блог алып баруым үземне алдау кебек кабул ителә башлады. Имеш, минем барысы да яхшы, мин кемгәдер кирәк, мине карыйлар... Бәлки шул видеолар аша үземнең күңелемне дә күтәрергә теләгәнмендер... Шуңа социаль челтәрләрдә булган видеоларның кайберләре алдан ук төшерелеп куела, сторислар да шулай ук. Минем үзем генә белә торган база бар: анда видеолар әзер булып тора, аларны урнаштырасы гына кала. Минем өчен инстаграм – ял, кәеф, хобби. Аннары бит яраткан эшең белән шөгыльләнәсең икән, ул эш кебек тә кабул ителми. Мин төп эшемне дә, блогымны да бик яратам, шуңа эшләве дә бик рәхәт! Кешенең стабиль эше булырга тиеш дип саныйм, – дип «тәмләп» сөйли Рәмис.

 

Бүгенге көндә һәр блогерның аудиторияне җәлеп итүдә үз ысуллары бар. Әгәр блогерның эше чынлап та кызык булса, язылучылары үзләре үк аның артыннан иярәчәк. 

Рәмис Гыйльметдиновтан яшь блогерларга киңәшләр:

- Блогерлык эшен башлаганчы кат-кат уйлагыз: бу сиңа кирәкме, ни өчен кирәк? Бары тик шуннан соң гына төшерү эшенә керешегез.
- Видео төшерүне туктатмагыз. 
- Киртәләр булачак, алар алдында каушап калмагыз. 
- Тырышыгыз, үҗәт булыгыз. 
- Вакытыгызны җәлләмәгез. 
- Бу эштә акча да кирәк булачагын истә тотыгыз. 

/ Фотолар Рәмис Гыйльметдиновның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев