Ришат Фазлыйәхмәтов улы белән очрашкан
1339
0
«Йөрәктән ургылып чыгардай шатлык хисе», - ди ул.
Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов, ниһаять, улы белән очрашкан. Малае белән очрашу өчен ул Сочига барган. Җырчы шатлыгы белән социаль челтәрләрендәге язылучылары белән уртаклашты.
«Улым. Минем улым. Искәндәр улым. Мин бу очрашуны озак көттем. Күрешү мизгелендә тойган хисләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Йөрәктән ургылып чыгардай шатлык хисе. Мин бәхетле. Аллаһыма мең шөкер», – ди ул.
Сүз уңаеннан, Искәндәр – Ришат Фазлыйәхмәтовның беренче никахыннан туган улы. Алар тормыш иптәше Гөлназ (Чаллы кызы) белән уллары кечкенә вакытта ук аерылышкан иде. Ришат исә улы белән озак еллар аралашмады.
Җырчының хәзерге хатыны Эльмира (Тәтишка) Ришатның баласы белән аралашуларына каршы түгел икәнлеген әйткән иде.
Фото видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев