Артист Хәйдәр Бигичев җырын сайлады.
Казанда узган музыкаль проектта катнышып, Россиянең популяр җырчысы Сати Казанова татар җырын башкарды. Ул Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев репертуарындагы «Керим әле урманнарга» җырын оркестрга кушылып җырлады. Әлеге чыгыш социаль челтәрләргә урнаштырылды. Татар җырчылары Илсөя Бәдретдинова, Нурзадә һәм башкалар Сати Казановага бу чыгыш өчен рәхмәт әйттеләр.
Фото скриншот
Нет комментариев