Татар эстрадасы җырчысына кайгы килгән
Ул тормышындагы күңелсез вакыйга турында үзе сөйләде.
Татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Ильвина социаль челтәрләрендә яраткан эте Теддиның авыруы турында хәбәр иткән иде. Ветеринария табиблары аның этендә 4нче стадиядәге бөер авыруы тапканнар. Авыртуны баса торган дарулар биргәннәр. Табиб, донор бөере күчереп утырту варианты киңәш иткән. «Тик бу да тулысынча терелә дигән сүз түгел», – дигән.
Җырчы гаилә әгъзасына әйләнгән этенең авыруын бик авыр кичергән.
«Бу авыр юлны бергә узабыз. Мин синең белән яратуның нәрсә икәнен белдем. Бүген кич мин тагын синең яныңа килдем, алма ашатам... Сине кабат кочаклаячакмын, яратуымны әйтәчәкмен. Өлгермәм дип куркам», – дип язган ул ветеринария клиникасында утырган фотоны куеп.
Ильвинаның этенең үлүе билгеле булды. Җырчы Зөлфия Вәлиева репертуарындагы «Киттең» җырына видео куйган. Этен кочаклый, үбә. «Йомшак болытлар сиңа, малыш», – дип язган ул.
Фот видеодан скириншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев