«Ай булмаса, йолдыз бар» да - укытучы
Җырчы Нурзадә яңалыгы турында сөйләде.
Татарстанның атказанган артисты Нурзадә тормышында мөһим вакыйга булды. Аның хыялы тормышка ашты. Нурзадә «Ай булмаса, йолдыз бар» фильмында төште. Шул уңайдан җырчы белән сөйләшеп алдык.
– Аллаһка шөкер, хыялым быел тормышка ашты. Режиссер Александр Далматовның «Ай булмаса, йолдыз бар» фильмында төшү бәхетенә ирештем. Бу фильмда мәчет янындагы күренештә һәм музыка укытучысы рольләрендә төштем. Эпизодик рольләр булса да бик сөендем.
– Кастинг үткән идегезме?
– Кастинга эләгүем бик кызык булды. Журналист Рузилә Мөхәммәтованың каналында кастинг турында хәбәр бар иде. Мин аны укыганда кастингның соңгы көне, ул 16 сәгатьтә тәмамланырга тиеш иде. Барыйммы, юкмы дип нишләргә белми, аптырадым. Рузилә белән сөйләшкәч, ул: «Бар инде, бүген соңгы көн», – диде. Мин республикабызда театрлар, талантлы артистлар күп, оятка калырмын дип бармаска карар кылдым. Ул көнне Камал театрына эш белән бардым. «Шәрекъ» клубы янында машина куйдым да, ишекне ачып, эш буенча телефоннан сөйләшеп утырдым. Янымнан узып киткән әллә ничә кеше танып: «Сез дә кастингкамы?» – дип сорады. Шунда дустым, Камал театры артисты – Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов та очрады. Ул: «Ни хәл, син дә килдеңме? Әйдә бар, син театраль кеше бит», – дип кертеп җибәрде. Анда дүрт туларга берничә минут кына калган иде. Мин иң соңгы кеше булып кереп, этюд уйнап чыктым. Бу миңа бер дә авыр булмады. Этюд уйнадым да, кайтып киттем. «Чакырырбыз» диделәр. Александр Далматовка шалтыратып: «Мин фильмга кирәк буламмы?» – дип сорадым. Ул: «Кирәк буласыз», – диде. Сабыр гына көттем һәм фильмның соңгы көнендә төштем. Ясалмалыкны яратмыйм, табигый, тормышчан булдым. Мин уйнаган күренештә артистлар Диләрә Фазлыева (төп герой Мәдинәне уйнаучы), Камилә Низамиева һәм Энҗе Сәйфетдинова төште.
– Нурзадә кинода төшү авыр булмадымы?
– Юк, минем әнием режиссер иде. Шунлыктан мин кечкенәдән театр түгәрәкләренә йөрдем. Хәзер дә театрларның спектакльләрен карап барам. Артистлар, режиссерлар белән аралашам. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ринат Әюпов белән аралашып, фикерләр уртаклашабыз. Мин үзем дә концертларымны спектакль рәвешендә оештырдым. Тамашачылар «Туйга чакыра Нурзадә», «Һиндстан хикмәтләре» кебек театраль тамашаларны яратып карады. Миңа бу яктан әнием, авылдашым, режиссер Азат Зарипов булыша иде. Клипларымның сценарий авторы да, режиссеры да – үзем. Шуңа күрә кинода төшү минем өчен бер дә кыен булмады. Талантлы режиссер Александр Далматов белән эшләү рәхәт булды. Мин аңа хыялымны тормышка ашырганы өчен рәхмәтлемен.
– Нинди рольдә уйнаячагыгызны алдан белдегезме соң?
– Башта миңа икенче роль бирмәкчеләр иде. Төшерү процессында мине җыр укытучысы роленә чакырдылар. Бик дулкынландым. Шифоньер тулы кием булса да, ни кияргә белми аптырадым. Бүгенге заман укытучысы ни кия? Чәче, прическасы нинди? Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш. Таныш укытучыларыма шалтыраттым, сораштым. Аларның фикерләрен тыңлап, киемнәр сайладым. Ролем җитди. Кинога төшкәннән соң, классик киемнәр барып алдым. Менә шунысы кызык булды.
– Александр Далматов нинди тәэсирләр калдырды?
– Ул – креатив карашлы режисер. Саша күп әйберне эш процессында уйлап чыгара. Режиссер шулай булырга тиеш тә. Мин шәхси күзәтүләремнән чыгып театрда – Айдар Җаббаровны, кинода Александр Далматовны бүгенге көннең гениаль режиссерлары дип саныйм. Драматургиядә Камал театры директоры, режиссер, драматург Илгиз Зәйниев гениаль. Татар театры, киносының киләчәге шушы егетләр кулындадыр.
Татар киносының киләчәге Александр Далматов кулындадыр инде, мөгаен. Саша – алдынгы карашлы, кешелекле, гади, шаккаткыч кеше. Ул беркайчан да үзен әллә кемгә куймый, кайчан гына язсаң да, шунда ук җавап бирә. Сашаның «44 елның маенда» дигән фильмын бик яратып карадым. Бөтен нәрсә тирәнтен уйланылган. Хәзер инде бик дулкынланып үзем төшкән киноны экранда күрсәтүләрен көтәм.
Җырчы белән әңгәмә монда.
Фотолар Нурзадәдән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев