Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева: «Энемне ГАИ хезмәткәре атып үтергән»

«Рөстәмгә 20 яшь иде, 9 айлык бала әтисез калды», – ди ул.

Татарстанның халык артисты, «Апуш» балалар театры педагогы  Зөлфия Вәлиева «Шәһри Казан» газетасына интервью биргән. Артистка тормышы, шөгыльләре һәм йөрәгендәге гомерлек ярасы турында сөйләгән.

– Бертуган  энемнең вафатына 29 ел. Бу шунды билгесез хәл булды. Яңа ел алдыннан энем дусты белән Саратов өлкәсенә эш буенча сәфәргә барган иде. Юлда аларны ЮХИДИ хезмәткәре туктаткан. Сүзгә килеп, бәхәсләшеп киткәннәр. ГАИ хезмәткәре исерек булган. Коралын алып энемне атып үтергән. Язмыштыр инде... Машинасы тулы бүләк иде. Бөтенебезгә әзерләгән булган, ә без «бүләк» итеп өй түренә Рөстәмне алып кайтып салдык. 29 декабрьдә соңгы юлга озаттык. Егетләр подъезддан чыккач ук зиратка кадәр юлга чәчәк сибеп бардылар. Шул чәчәкләр өстенә кар яуды, алар бозланып катты. Чәчәкле юл бер ай чамасы шул килеш торды. Бер 10 еллап Яңа елларыбыз бәйрәм булмады. Хәзер дә шулай ук, бу – гомерлек яра. «Вакыт дәвалый», – диләр, әмма күңелдә сакланган хәтер китапларын әз генә ачып җибәрсәң дә, куркыныч упкынга төшеп китәсең. Рөстәмгә 20 яшь иде, 9 айлык бала әтисез калды. Кайгы – гаиләңдәге якын кешеңнең үлеме. Калган сынауларга борчылырга да кирәкмидер, – ди ул.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Театр мәдәният