Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Төхвәтуллиннар дөрес эшлиме?

Чаллының татар матбугат үзәгендә дә («Шәһри Чаллы» газетасы, «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы һәм «Мәйдан» журналы хезмәткәрләре арасында) «кайнар» сөйләшү булып алды.

Узган атнада социаль челтәрләрдә татар эстрадасының популяр җырчылары Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар сөенечле хәбәр җиткерде. Алар тиздән әти-әни булачак икән. «Без сине көтәбез, бәләкәчебез!» дип язып куйган Алия социаль челтәрдә. Фотосессиядән фотоларын да элгән.

Җырчының бер як подписчиклары аны матур чоры белән котлап, матур сүзләр язса, кайберәүләр йөкле килеш төшкән фотоларын тәнкыйтьләп чыктылар. 

Чаллының татар матбугат үзәгендә дә моңа карата фикер алышу булды. 

Резидә Гасыймова:

– Мин хәбәрләрне соңгы вакытта телеграмм каналлардан укыйм. Кичә менә бер үк каналда өч хәбәр: «Алия Карачуринадан өч яңалык», «Алия Төхвәтуллина йөкле икәнен ничек белүе турында сөйләгән», «Ришат Төхвәтуллин әти булачагын белгәч, елаган». Укып тормадым, чөнки кайдадыр инде әлеге җырчының авырлы булуын күрсәтеп төшкән фотосы күзгә чалынган иде. 

Мин үзем эстрадага битараф кеше, җырчыларның шәхси тормышы белән бөтенләй кызыксынмыйм, шуңа күрәдер бәлки мине күбрәк бүгенге мәгълүмат чараларының аларга артык зур игътибар бирүе борчый. Әйтик, минем турыда бер мәгълүмат чарасында өч мәртәбә язсалар, мин үземне кем дип хис итәргә тиеш? Алланың кашка тәкәсе дип бит инде! Халык безне укысын, халык шулай тели ди-ди, халыкны да, Карачуриналарны да үзебез бозып бетерәбез түгелме? 
Икенче мине борчыган күренеш – без бүген мөкиббән киткән татар җырчыларының зур күпчелеге социаль челтәрләрдә урысча сөйләшә. Аларга татар теле кәсеп өчен генә кирәк кебек тоелып китә кайвакытта. Шулай икән, бу инде үзе үк проблема. Алардан инде артык татарлык, миллилек көтү дә урынсыз кебек.

Илшат Солтанов: 

– Без социаль челтәрдәге аккаунтларыбызда законнарга каршы килмәгән теләсә нинди фото һәм мәгълүмат урнаштыра алабыз. Әлеге постларыбыз берәүләрне сокландырырга, икенчеләребезнең күңелен кайтарырга мөмкин. Җырчыларыбыз белән булган очракта да шулай. Комментарийлардан күренгәнчә, аларны яклаучылар да, шелтәләүчеләр дә бар. Тик, ничек кенә булмасын, фикереңне ирештергәндә, минемчә, чама хисен югалтмаска кирәк. Аеруча кешенең сәламәтлегенә, гомеренә, якыннарына кагылышлы янаулы, каргышлы сүзләр әйтүдән тыелу мөһим. Әмма күпләребез бу хакта онытып җибәрә. Бер-беребезне уздыра-уздыра, экран аша гына таныш кешеләргә ләгънәтле, пычрак сүзләр ата. Әйтерсең, үзебез фәрештәләргә тиң тормыш алып барабыз.  

«Кешене хөкем итмә, үзеңне дә хөкем итмәсләр» дигән бик тә яхшы әйтем бар. Һәркем үз гамәлләре өчен Аллаһ каршында үзе җавап тотачак. Шуны исебездән чыгармасак иде. Без бары кешегә киңәш биреп, туры юлга үгетли генә алабыз. 

Лилия Сираева:

– Алия белән Ришат өчен бик шатбыз, бәхетле, тигез гомерләр телибез. Туачак сабыйлары сау-сәламәт, үзләре кебек күркәм булсын. 

Һәр халыкның үз менталитеты, дөньяга үз карашы, кыйммәтләре, үз фәлсәфәсе бар. Әйтик, каядыр джунглида яшәп яткан кабиләләр, гомумән, шәрә йөри. Ә бездә күркәм хатын-кыз образы башкачарак. Сәнгать кешесе, халык күз текәп торган зат икәнсең, сине олылаган туган халкыңның кыйммәтләре белән ким дигәндә исәпләшергә тиешсең дип уйлыйм мин. Берәүләр сәхнәдә таланты белән таныла, икенчеләр шәрә алды яки арты белән. Алия икенче юлга мохтаҗ түгел, Аллаһ Тәгалә аңа моң һәм тавыш биргән. Тик  Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Гөлсем Камалова, Таһир Якупов, Әлфия Афзалова кебек халык артисты булып танылу һәм шул биеклектә калу өчен моң һәм тавыш кына җитми, шәхес булырга кирәк. Ә шәхес очсызлы һәм узгынчы «мода» артыннан иярми, ул аннан алдарак бара, зәвыкны үзе булдыра. Алияне дә киләчәктә шәхес итеп күрәсебез килә. Бу гамәле аны ул биеклектән ерагайта, кызганыч. Кемнәрнеңдер газиз балалары яу кырында ятып калган чакта мондый гамәл бигрәк тә урынсыз дип уйлыйм. 

Гөлчәчәчәк Титова:

– Мөхәммәт пәйгамбәр «Кем дин кардәшен гөнаһы өчен кимсетсә, шундый ук кимсетү аша үтмичә үлә алмый» дигән. Бу хакта Әл-Тирмизи хәдисендә әйтелә. Шуңа күрә тәнкыйтьләмичә, үз фикеремне генә әйтәсем килә. Бала ул Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге. Ана булу бәхете, ни кызганыч, бөтен хатын-кызга да тәтеми. Инде сиңа шул бүләк бирелгән икән, йөрәгең астында тагын бер нәни йөрәк типкәнен, бәби тууын көтү серлелеген, минемчә, якыннарың белән бүлешү күпкә хәерлерәк. 

Күз тию дигән әйбер дә бар бит әле. Синең карыныңда яшәүче бәләкәй кешене тумас борын шәрәләндереп, мондый сынауга дучар итү дөрес буламы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев