Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов аерылган

«Икенче мәртәбә өйләнүем – тормышымның зур хатасы», - ди ул.

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдрәкыйповның өйләнүе турында  монда язган идек. Илгиз Уфада танылган косметолог Лия Мифтаховага гашыйк була. Өч атна элек Татарстан һәм Башкортостанның популяр артистлары катнашында гөрләтеп туй уздырдылар.  

Бүген аларның аерылышулары турындагы хәбәр яшен тизлегендә таралды. Илгиз  бу хәлнең дөрес булуын әйтте.

– Әйе, без аерылыштык. Туй фотоларын интернетка куймаска булган дип уйлыйм. Икенче мәртәбә ашыгып өйләнүем тормышымның зур хатасы. 
Ул туйга кадәр  бөтенләй башка иде. Минем балаларыма да, үзенекенә дә  вакытын кызганмады.  Улым Кәрим белән урамга чыгып йөрде. Тәмле ризыклар  әзерләде. Мин аны ихлас күңелемнән яраттым, чын-чынлап гашыйк булдым. Үзе дә «Мин сине бик яратам. Беркемгә дә бирмәячәкмен», – дия иде.  Аннары: «Мин сине яратмыйм», – дип үзе китте.  Мин шатлыгымнан бәхетле фотоларыбызны социаль челтәрләргә элдем. Лия куймады. Интрига булсын, диде. Бер видео куйган иде, анда мин юк.  3 атнадан соң, кич белән өйгә кайтып, мине шок хәленә җиткереп китеп тә барды. Ашыгып, бик зур хата ясадым.  Аны мине ихлас ярата, балаларымны  якын күрә дип ышандым. Иртән чыгып китә, соң кайта. Миңа нигә андый хатын?!.... – диде ул.
Фото Илгиз Абдрәкыйповтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вәсилә Фәттахова Илгиз Абдракипов