Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Винарис Ильегет әнисен искә ала: «Күкләрдән ярдәм итәсең...»

Иң якын кешесенең арабыздан киткәненә 5 ел тулган.

Винарис Ильегетнең әнисен югалтуны бик авыр кичергән иде. Винарис фотолар карап, хатирәләргә бирелеп утырган. Социаль челтәрләрдә әнисенә мөрәҗәгать иткән язма да урнаштырды.

«Тыныч йокла, әнием. Син мине һәрвакыт күзәтәсең, тормышымда булган хәлләрне күреп торасың, күкләрдән ярдәм итәсең. Мин моны тоям. Хәзер минем гаиләм бар, апам һәм башка туганнарым белән бик якын аралашам. Нәкъ син теләгәнчә. Бары тик янәшәмдә син һәм әтием генә юк. Әлеге 5 ел эчендә күп вакыйгалар булды. Яхшылары да, башкалары да… Миңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исемен бирделәр, мин өйләндем, мин бәхетле. Мин һәрвакыт эшлим, беркайчан да бирешмим. Тормышта бик үк күңелле булмаган вакыйгалар да бар. Аларны да мин, син өйрәткәнчә, горур рәвештә һәм дәрәҗәмне саклап үтәм. Кадерле әти-әнием, сез һәрвакыт минем йөрәгемдә», – ди җырчы.

Исегезгә төшерәбез, Винарис Ильегет «Шәһри Чаллы»дан пятачокта чыгыш ясаячак. Бәйрәм 5 июнь көнне Җиңү паркы мәйданында узачак. Килми калмагыз! Күңелле булачак. Бу юлы сәхнәне ир-егетләр тота. 

intertat.tatar сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев