Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Виталий Агапов: “Франциядән, Германиядән кайтартылганнары бар”

Танылган җырчы коллекциясе турында сөйләде.

Бүген “Йолдызлы мизгел” тапшыруында кунакта халык артисты Виталий Агапов булды. Ул үзенең эшләпәләр коллекциясен ничек җыюы турында сөйләде.
– Беренчесен – салам эшләпәне Питрау бәйрәмендә бүләк иттеләр. “Моны киеп йөр, кояш бәрер.  Син - безнең барон, бу эшләпәне салма” дип әйтте ул кеше. Айнык иде. Миңа ошады ул эшләпә. Үзенә күрә бер образ. Аннары Фпанциядән кайтартылган фетр, инглизнеке дә, Германиянеке дә булды. Тагын берсен эшләпә фабрикасының директоры җибәрде. Мәскәүдәге Сабан туенда яныма бер кеше килде дә “Хорошо поешь, кто такой?” ди. “Я кряшенский барон” дим. Башта эшләпә. Телефонымны алды. Кайткач, берзаман  килеп төште посылка. “Подарок от меня. Фабрика Карлсон” диелгән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев