Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең һәйкәле үз урынына кайтты

Бүген легендар җырчының туган көне уңаеннан чара уза.

Бүген легендар җырчы Хәния Фәрхинең туган көне. Исән булса аңа 63 яшь тулыр иде. Ул бу көнне гадәттәгечә тамашачылары белән бергә үткәреп, аларга үзенең йөрәк түреннән чыккан җырларын бүләк итәр иде. 

Әмма ауясыз үлем аны 57 яшендә арабыздан алып китте. 

Үзе китсә дә, онытылмаслык җырлары белән ул халкыбыз күңелендә, туганнары, дуслары хәтерендә яши. 

Скверны төзекләндерү сәбәпле, Хәния Фәрхинең һәйкәлен алып торганнар иде. Сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, һәйкәлне үз урынына матур итеп куйганнар. Бүген көндезге 12 сәгатьтә  Хәния Фәрхинең һәйкәле янында  күренекле якташларын искә алу кичәсе узачак. Чарада сәнгать әһелләре, туганнары, дуслары, Тәтешле районы хакимияте вәкилләре катнашыр ди көтелә.

Тиздән Хәния Фәрхинең «Гомерләрне үлмәс җыр итик» дигән җырына клип та чыгачак. Җырчы үзенең халыкчан иҗаты белән гомерен үлмәс җыр итте.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова