Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Илшат Хәмәдиев яңа клип төшерә

Ул мәхәббәт, хыянәт турында.

Чаллының талантлы җырчысы Илшат Хәмәдиев актив иҗади эшчәнлек алып бара. Концертларда, бәйрәмнәрдә катнаша, яңа җырлар яздыра, клиплар төшерә.
Шушы көннәрдә ул яшьлектәге мәхәббәт, кавышу, аерылышу темаларын үз эченә алган "Син миңа, мин сиңа беркем түгел" дигән җырына клип төшерде.
"Җыр балачактан бергә булган кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында. Клипка төшәргә ТР атказанган артистлар Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары Чулпан Әскәрова белән Энҗе Шиһапова җитәкчелегендәге "Тылсым" театр студиясенә йөрүче 2нче гимназия укучыларын чакырдым. Супер булды", - ди җырчы.

Актер Чулпан Әскәрова да шәкертләренең эшеннән канәгать: "Балаларыбыз беренче тапкыр клипка төштеләр. Сәит Гыйльманов, Ләйлә Вәлиуллина, Булат Минәҗов үз рольләрендә оста уйнадылар. Без булдырдык. Клипның чыгуын түземсезлек белән көтәбез", - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Ильшат Хамадиев Чулпан Аскарова Энҗе Шигапова 2нче гимназия