Хәле ничек?
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева узган елның көзендә операция кичергән иде. Аның калкансыман бизен алдылар. Быелгы көз алар гаиләсенә тагын борчу-мәшәкатьлә алып килде.
Башта язын әниләре хастаханәдә ятты. Көз көне әтиләре Әбугали абыйга операция ясадылар. Аның бөереннән шеш алдылар. Әтиләрен кызлары Лилия, Ләйсән, Әлфирә, Әлфия чиратлап карыйлар.
Җырчының апасы Ләйсән белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек. «Аллаһка шөкер, әтиебез әкрен генә тернәкләнә. Кадерлеләребезгә берүк исән-сау булып, озак еллар безне туган йортыбызда каршыларга насыйп булсын иде», – диде ул.
Нет комментариев