Җырчы Марат Галимов махсус хәрби операциягә барды
Шоу-бизнес

Җырчы Марат Галимов махсус хәрби операциягә барды

«Җырларга авыр булды», - ди ул.

Татарстанның халык артисты Марат Галимов махсус хәрби операция зонасына егетләргә гуманитар йөк илтәргә барды. 

–    «Егет без» авторы Рүзәл Минһаҗев СВОга 33нче тапкыр барганда мине дә чакырды. Теләп риза булдым. Алгы сызыкка кадәр барып җиттек. Егетләргә 7 концерт куйдык. Дөрес, күп кеше җыймадык, чөнки анда бу куркыныч. Хәрбиләрнең күз яшьләрен күргәч, тамак төер тыгылды,  җырларга авыр булды, – ди ул.

Марат әйтүенчә, егетләр анда матур гына яшиләр.  «Үзләренә уңайлыклар тудырганннар, хәтта чәчтарашханәләре дә бар. Үзләре пешереп ашыйлар. Әмма алар туган якларын, туганнарын нык сагыналар», – ди җырчы. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Шоубизнес СВО Марат галимов Рүзәл Минһаҗев

Нет комментариев