Җырчы Рәфинә Ганиуллина: «Акча соравым шаяру түгел иде!»
4 сентябрьдә татар эстрадасы җырчысы Рәфинә Ганиуллина туган көнен бәйрәм итте дип язган идек.
Шул уңайдан шәхси аккаунтында ул язылучыларыннан сәер бүләк сорап язган. «Котлауларыгызны шушы картага акчалата кабул итәм! Сез 10, 20, 50, 100, 200, 500, 1000, 5000... сум җибәрә аласыз. Иң мөһиме – чын йөрәктән булсын! Карта номерымны язгач, Рәфинә Рафагатовна К. дип чыгачак. «Туган көнегез белән!» дигән язу да калдырырга онытмагыз. Югыйсә, картамны блокка куярга мөмкиннәр. Туган көнгә җибәрелгән акча, 1 сум булса да, сезгә икеләтә, өчләтә бәрәкәт булып кире әйләнеп кайтачак. Рәхмәт әйтеп кабул итәчәкмен», – дип язган җырчы.
Без моны «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында, социаль челтәрләрдә дә урнаштырдык. Күп комментарийлар килде – кемдер җырчының бу адымын аңласа, кемдер Рәфинә Ганиуллинаны жәлләде.
Римма Гарифова болай дип язган: «Татар кешесенә акча сорашу килешми дип саныйм. Интернетта бер күрдем мондый постны, икенчесен, хәзер менә «Шәһри Чаллы» да язып чыккан.... Әллә мин тормыштан артта каламмы дигән уйлар керде башыма. Мода, заманча караш, диләр. Тик вакыт узу белән үзгәрми торган, әдәп-әхлак кебек мәңгелек кыйммәтләр дә бар бит. Хатыны «акча җибәрегез миңа» дип бар дөнья ишетерлек итеп әйткәндә ире үзен ничек хис итә икән? Минемчә, аңа ояттыр. Гомумән, бүләкне сорап алмыйлар, матур түгел бит инде бу, җәмәгать. Көнбатыштан килгән, акча мөнәсәбәтләренә корылган күренештер бу, тик ул татарларга хас түгел. Ә сез ничек уйлыйсыз?» «Мескен. Акчасы юк икән бит! – дип, комментарий калдырган Флүрә Харисова. Бу язуга Луиза Фәттахова исемле укучыбыз: «Нишләп Рәфинәне мескен дип әйтәсез?! Гаиләсе бар, алма кебек баһадирдай өч егет үстерәләр, ул тавыш, моң! Сөбханаллаһ! Рәфинә, туган көнең – гомер бәйрәмең котлы булсын! Моң чишмәләрең саекмасын, гаилә бәхете телим. Шатлыкларга төренеп яшәгез!» – дигән. Роза Кузьмина «Туган көнегез котлы булсын!» – дигән.
Рәфинә Ганиуллинаның үзе белән дә элемтәгә кердек.
– Юк, бу шаяру түгел иде! Миңа яхшылык һәм изгелек теләүчеләр шул рәвешле картама акча җибәрделәр. Дөресен әйткәндә, болай язуны күп блогерларда күргәнем бар иде. Бу бит мәҗбүри түгел! Миңа шундый бүләк җибәрүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәм, үзләренә меңләтә кире әйләнеп кайтсын дим. Җыелган акчага үземә сәяхәтләргә йөри торган чемодан сатып алдым. Моның бернинди дә начарлыгын күрмим, җибәрәсе килгән кеше акча җибәрде. Бәлки гаеп итүчеләр дә булгандыр. Әмма бу һәркемнең үз эше, – дип җавап кайтарды ул безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев