Җырчы Равил Галиев: «Ринат Гобәйдуллинның иҗаты тиешенчә бәяләнмәде»
Күренекле композитор исемен киң җәмәгатьчеклеккә таныту максатыннан, Чаллыда «Тормыш җыры» дип исемләнгән концерт куячаклар.
Чаллыда яшәп иҗат иткән композитор, «Сердәш» ансамбле җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин исеме татар җырын яратучыларга яхшы таныш. Аның җырларын данлыклы Хәйдәр Бигичев башкарды. Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Винера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Асаф Вәлиев, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиевның репертуарында да аның җырлары күп. Шулай булса да, Ринат Гобәйдуллинның иҗаты тиешенчә бәяләнмәде, киң җәмәгатьчелеккә танылмады да дисәк да ялгыш булмас. Остазының иҗатын тагын бер кат татар зыялыларына тәкъдим итү максатыннан, Татарстанның халык артисты Равил Галиев концерт оештыра. Шул уңайдан аның белән әңгәмә кордык.
– Мин 2018 елда «Сердәш» ансамбленең бөтен составын җыеп концерт оештырмакчы идем инде. Габидулла Хөрмәтуллин аша безгә кадәр ансамбльдә эшләгән җырчыларны да таптым. Афиша, сценарий, бөтен нәрсә әзер иде. 20 майда «Чаллы сиреньнәре» дип исемләнгән концерт булырга тиеш иде. Тик ковид килеп чыгып, планнарыбызны җимерде. Әмма минем күңелемдә Ринат Гобәйдуллин алдында ниндидер бурыч калды. Быел яз көне, Ринат абый белән уртак дустыбыз, эшмәкәр: «Син ничек уйлыйсың, Ринат Гобәйдуллин композитор буларак киң җәмәгатьчелеккә ачылып, тиешенчә танылып бетмәде кебек. Берәр чара оештырыйк, син бу эшкә алынсаң, мин финанас яктан ярдәм итәм», – диде. Мин риза булдым һәм май аенда эшне башлап җибәрдек. Афиша бар, артистлар чакырылды. Билетлар сатыла башлады.
– Мондый зур эшне үзең генә башкарып чыгып булмый. Сиңа кемнәр булыша?
– Иң беренче концертның сценарий авторы кирәк иде. Ул Ринат Гобәйдуллинны яхшы белән Чаллы кешесе булсын иде дигән теләгем бар иде. Һәм мин бу эшне «КАМАЗ» АҖдә зур чаралар оештырган Нәфисә Ибраһимовага йөкләдем. Аңа, Ринат абыйны яхшы белән әнисе, шагыйрә Зөйләха Минһаҗева да кушылды. Әлбәттә, бу эштә үзем дә катнаштым. Бүгенге көндә сценарий әзер. Ришат Шәйхетдинов җырларга аранжировкалар ясый. Ландыш Галиева Ринат Гобәйдуллин иҗаты турында викторина оештырмакчы була. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр бирәбез.
Без бит концерт белән генә чикләнмибез. 19 сентябрьдә «Энергетик» мәдәният сараендагы «Тормыш җыры» дип исемләнгән концерт алдыннан фойеда Ринат Гобәйдуллинның иҗатына, шәхси тормышына багышланган фотокүргәзмәне карау мөмкинлеге булачак. Зур залда төрле елларда төшерелгән фильмнар күрсәтелә. Танылган журналист Резидә Ганиева яңа фильм да төшерә. Ул инде Ринат абыйның туган авылы Урыссуда съемкалар ясап кайтты. Шушы көннәрдә Ринат абый белән бер чорда эшләгән «Сөмбел» ансамбле җитәкчесе Гөлфия Ихсанованы төшерә. Гөлфия ханымда Ринат абыйга кагылышлы архив материаллар бик күп. Сүз уңаеннан, «Шәһри Чаллы» газетасы аша «Сердәш» ансамблендә төрле елларда эшләп киткән кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Миңа фотолар һәм яңа мәгълүматлар табарга булышсыннар иде.
– Концертта кемнәр катнаша?
– «Сердәш»нең төрле составындагы җырчылар һәм Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева кебек дәрәҗәле кешеләр. Винера Ганиева эстрадага Ринат Гобәйдуллинның «Бик сагынсаң әгәр мине» җыры белән чыккан булган. Ул: «Ринат Гобәйдуллин татар җыр сәнгатендә тирән эз калдырган композитор. Бик кирәкле эшкә алынгансыз», – дип концертта чыгыш ясарга ризалыгын бирде. Асаф Вәлиев, Марсель Вәгыйзов, Башкортостанның атказанган артисты Хәсән Усманов, Зәринә Хәсәншина, Резидә Шәрәфиева, Габидулла Хөрмәтуллин, Нияз Хәмәтшин, шулай ук композиторлар Ризван Хәкимов, Рәис Ханннанов, Роберт Тимербаев, Зиннур Сафиуллин катнаша. Үзем «Тутырып карамадым», «Түзик әле кешеләр» җырларын җырлыйм.
Анда шулай ук Чаллы татар дәүләт драма тетары артистлары «Сердәш» җырчыларының яшь чагын уйный. Яшь Равил образында улым Сәйдәш булачак.
– Ринат абыйның гаиләсе киләме?
– Хатыны Гүзәл апага әйттек. Соңгы вакытларда ул, җитди сәбәпләр аркасында, мәдәни чараларга йөрми. Бәлки Мәскәүдән улы Азат кайтыр. Төркиядә яшәүче туганы Наилә апага чакыру җибәрдек. Алар Ринат абый белән бер-берсен бик ярата иделәр.
– Ринат Гобәйдуллинның исемен мәңгеләштерү буенча яңалыклар юкмы?
– Бервакыт туган авылындагы мәдәният йортына исемен бирү турында сүз чыккан иде. Тик ул дөреслеккә туры килмәде. Концертта халыкка берәр тәкъдим белән чыгарга уйлыйбыз. Күренекле композиторның исеме мәңгеләштерелсә яхшы булыр иде.
– «Сердәш» ансамблен җыеп, эшен дәвам иттерү теләге юкмы?
– Миндә андый уй бар иде. Ләкин музыкант булмагач, бу эшне оештыра алмадым. Заманында «Сердәш»тә эшләгән Фәнис Шакиров бу эшне башкара алыр иде. Ул 15 яшеннән җырлар яза, көчле музыкант та. Әмма ул башка юлны сайлады.
– Ринат абый үзенә нигә алмаш әзерләмәде икән?
– Белмим шул, юкса ул бик оста оештыручы иде. 1976 елдан бирле ансамбльне тотты, җырчыларны җырлар белән тәэмин итте. Үзенә алмаш әзерләүне кирәк дип тапмадымы икән?
– «Сердәш»нең соңгы составыннан нинди җырчылар чыкты?
– Ришат Шәйхетдинов, Айгөл Нәбиуллина, Эльмира Сөләйманова. Эльмира Сөләйманова «Сердәш»тән чыккан соңгы җырчы булып тарихта калды.
– Ринат Гобәйдуллинның яраткан җырчылары бар идеме?
– Ул үзенең җырчыларын барсын да ярата иде. Ә иң күп җырларын Айгөл Нәбиуллинага (Шәйхетдинова) һәм миңа бирде. Мин аның җырларынннан торган ике өлешле концерт куя алам.
– Ринат Гобәйдуллинның киң катлам халыкка тиешенчә таныла алмавының сәбәбе нидә дип уйлыйсың?
– Монда аның үзенең дә хатасы булгандыр дип уйлыйм, чөнки Ринат абый горур булды. Үзенең, иҗатының бәясен белде. Аңа башкаларның бәясе кирәк тә түгел иде. Ул беркайчан җырларын өләшеп йөрмәде, үзенә килеп кергән җырчыларга гына тыңлата иде. Нәтиҗәдә аның композитор икәнлеген җырчылар белде, ә киң җәмәгатьчелеккә тиешенчә таныла алмады. Без, «Сердәш» җырчылары аның җырларын рәхәтләнеп башкардык. Остасыбызга гомере буе рәхмәтлебез.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев