Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Ринас Әхмәтов кибетләр буйлап нәрсә эзләгән?

«Берничә сәгать дигәндә бар-кирәк яракларны хәстәрләп куйдык без», - ди шәһәрдәшебез.

Дәресләргә дәшеп, кыңгырау чыңларга да санаулы гына көннәр калып бара. Ата-аналар һәм балалар пыр тузып яңа уку елына кирәк-яраклар барлый. Алар арасында 3 кыз әтисе, җырчы, композитор Ринас Әхмәтов та бар. Шәһәрдәшебез кызларын мәктәпкә әзерләп бетерде микән? Бу хакта үзеннән сораштык. 

– Белгәнегезчә, мин бүгенге көндә өч уңган-булган кыз әтисе. Аларның икесе беренче никахымнан туган балалар. Зур кызым Самира быел 8нче сыйныфка барса, уртанчыбыз Амелия тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.  Бер түбә астында тормасак та әниләре белән дә, үзләре белән дә һәрвакыт аралашып, дустанә мөнәсәбәтләрне саклап яшибез.  Әле шушы көннәрдә генә бергәләп, шәһәр кибетләре буенча шоппинг-тур үткәрдек. 
Үзегез беләсез хәзерге заман балаларына кием яратуы шактый авыр, чөнки алар бик таләпчән. Безнең кебек «на вырост» 2-3 үлчәмгә зуррак кием киеп йөрми (көлә). Шулай да берничә сәгать дигәндә бар-кирәк яракларны хәстәрләп куйдык без. Бер-береңнең фикеренә колак салып, киңәшләшеп эш иткәндә әнә шулай бар нәрсә дә җиңел генә хәл ителә ул.  Алдагы тормышта да шулай аңлашып яшәргә насыйп булсын! Яңа уку елы яңа казанышларга, яңа җиңүләргә бай булсын!

Фотода: Ринас Әхмәтов кызлары Самира, Амелия һәм Риана белән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес