Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның хәле ничек?

Ул элемтәгә чыкты.

Популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов язылучыларына мөрәҗәгать итеп, хәленең яхшыруын әйтте. 

–  Барыгызга да зур рәхмәт. Хатыныма да. Ул сезгә минем турыда бөтен мәгълүматны күрсәтеп, җиткереп барды. Бик каты борчылды. Чыннан да, мин реанимациягә эләктем, 2 көн реанимациядә яттым. Белмим, ни булганны үзем дә аңламый калдым…   Монда табиблар бик көчле. Аларга рәхмәт! Хөрмәтле дусларым, хәлләремне белешкән коллегаларыма да рәхмәт. Әкренләп җайланам. Өйгә кайттым. Тиздән аякка басабыз. Әле җырлыйсы җырларым күп, сезнең белән күрешәселәр алда. Якын арада милли премия тапшыру тантанасында, «Татар җыры»нда катнашам. Корпоративларда чыгыш ясыйм. Барыбыз да исән-сау булыйк, – ди җырчы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Ришат Фазлиахметов Татишка