Җырчы Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитованың туй көне билгеле
Шоу-бизнес

Җырчы Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитованың туй көне билгеле

Ул эш көнендә була.

Винарис Ильегет үзенең 45 яшьлек юбилеенда җырчы Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган иде. Лилия аның тәкъдимен кабул итеп алды. Инде җырчыларның туй көне дә билгеле булды. Аны «Татарстан яңа гасыр»  телеканалының «Манзара» тапшыруында Винарис үзе хәбәр итте.

–  Аллаһ боерса, туебезны июль аенда уздырырга ниятләп торабыз. Бу атнаның бер эш көнендә булачак, чөнки мәҗлескә туганнар, хезмәттәшләр, иҗатташ дусларны гына чакырабыз. Шулай ук Арча, Пермь өлкәсеннән дә кунаклар көтәбез, – диде ул.

Туй Винарис Ильегетнең үз рестораннарының берсендә узачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Шоубизнес

Нет комментариев