Җырчы Хәят Шыгырданнан шаккатып кайтты
«Шәһри Чаллы»га үзе сөйләде.
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров төркемндә эшләүче җырчы, скрипкачы Хәят (Гүзәл Хәкимуллина) гастрольләрдән бушаган вакытларында төрле чараларга, банкетларга йөри.
Шушы көннәрдә ул Чувашиянең Шыгырдан авылында туйда булып, андагы муллыка, кешеләрнең кунакчыллыгына шаккатып кайтты.
«Шыгырданда туйларны мулдан үткәрәләр. Өстәлләр ризыктан сыгылып тора. Ким дигәндә 200 кеше. Бик күп артистлар чакыралар. Җырчылар үзара: «Мин хәзер җырлыйм, юк, мин», – дип бәхәсләшәләр дә әле. Шыгырданлылар минем чыгышымны яратталыр. Андагы туй, мәҗлесләр турында сөйләп бетереп булмый, барып карарга кирәк», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев