Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Балаларны сагынабыз...»

Җырлы дуэт гастроль тормышлары, балалары хакында сөйләде.

Татар эстрадасы йолдызлары, җырлы дуэт Зинира һәм Ризат Рамазановлар «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакта булды. Анда Зинира гастрольләр вакытында балаларын сагынуы турында сөйләде.

«Балалар янында була алмыйбыз. Аларга иң кирәкле вакыттыр. Эшебез шул. Әле Рияз аңлап бетерми, Айгизә кызыбызга рәхмәт, ул аңлый. Матди якны да уйлыйсың, кимсенеп үсмиләр. Кызым иртән чәчен үреп озатуны телидер. Гастрольләр 15 көннән узса, Айгизә дә сагына, елап шалтырата. Аның үсмерлеккә күчеш чоры башлана. Мин аның белән малайлар, тәртип турында сөйләшергә тиештер. Безне әниләр иртән чәчне сыйпап, иркәләп йокыдан уята иде, чәй ясап бирәләр иде. Безнең балаларга андый мөмкинлек юк.

Рияз да дәү әнисе, апайлары кулыннан кулына йөреп, иркәләнеп кенә үсә инде. Начар уйлар уйлыйсы килми, ышанычлы кулларда, чит кешеләр белән түгел бит. Күңелебез тыныч. Әти-әниләргә рәхмәт», – дип сөйләде җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес