Әгәр сезне эштән чыгарсалар...
Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Мине бер ел элек законсыз рәвештә эштән чыгардылар. Ул вакытта мин үземнең хокукларымны яклап бернәрсә дә эшләмәдем. Хәзер бу уңайдан нәрсә дә булса эшли аламмы?
Җавап:
– РФ Хезмәт кодексының 392 маддәсе буенча, хезмәткәр эштән чыгару турында бәхәсне хәл итү буенча судка эштән чыгару турында приказ копиясен аңа тапшырган көннән яки хезмәт кенәгәсен аңа биргән яки хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат биргәннән соң, бер ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай итеп сезнең очракта бер ай вакыт инде үткән. Тик сез прокуратура һәм хезмәт инспекциясенә дәгъва (жалоба) белән мөрәҗәгать итеп карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев