Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 май чараларына рәхим итегез!

1 майда Чаллының өч районында да бәйрәм чаралары үтә. Аларның барысы да көндезге сәгать унбергә планлаштырылган.

 Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

“Җиңү” паркындагы бәйрәм чаралары, “Эврика” мәдәният үзәге тарафынан оештырыла, “Чәчәк атучы май” концерты белән башланып китә.

Урында шулай ук мастер-класслар, викториналар, спорт уеннары, флэшмоб үткәрү күздә тотыла. 
Шишкин бульварында исә «Чыңла, уйна шаян май” дип исемләнгән чара үтә. Биредә «Визит» джаз оркестры чыгыш ясый.


«Азатлык» мәйданындагы бәйрәм программасы өчен «КАМАЗ» мәдәният йорты җаваплы. Биредә «Болгар» бию театры һәм «Кызыл тау» мәдәният үзәге солистлары һәм сәнгать коллективлары чыгышы көтелә. Шулай ук урында экология һәм биология үзәгенең уен мәйданчыклары эшләячәк. 

Комсомол паркында исә шәһәр тарих музее чаллылыларны интерактив күргәзмә белән сөендерергә уйлый. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре мастер-класслар, викториналар, уеннар оештырачак.


Аннары бәйрәм эстафетасын Энтузиастлар бульвары кабул итеп ала. Биредә концерт үтәчәк.Шулай ук 1 май көнне аттракционнар да эшли башлаячак.

Илшат Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация