Көн темасы

Һава торышы ничек булачак?

Чаллыда яңгыр һәм 22 градус җылылык көтелә

 Синоптиклар Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлый. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштка үзгәрүчән, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитүе ихтимал. 

Төнлә минималь һава температурасы +8..+13º. Көндез максималь һава температурасы +20..+25º. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы чаллылыларны 18 июньнән 24 июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары булуы (4 класслы) турында кисәтә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев