Бакчачылар базарда үзләреннән артык калган уңыш белән сәүдә итә
Көн темасы

Бакчачылар базарда үзләреннән артык калган уңыш белән сәүдә итә

Шәһәр базарлары, сәүдә мәйданчыклары көзге уңыш белән сату итүчеләрдән шыплап тулган

Быел бакчачыларның кәефе әллә ни күтәренке түгел: яңгырлы көннәр аркасында яшелчә һәм җиләк-җимешләргә зыян килгән. Суган да, бәрәңге дә чери башлаган. Шуңа да карамастан, шәһәр базарлары, сәүдә мәйданчыклары көзге уңыш белән сату итүчеләрдән шыплап тулган.

Бакча чәчәкләре 300 сум
Бакча чәчәкләре 300 сум

Чаллының 25нче комплексында Татарстан урамы тирәли «яшел базар» оешкан. Биредә бакча, урман нигъмәтләрен сатучылар зур бер рәт булып, тезелешеп утырган. Кемдер кыяр-помидорын, кемдер хуш исле чәчәк бәйләмнәрен, ә кемдер оста итеп бәйләгән мунчаласын тәкъдим итә.

Биредә сәүдә итүчеләр исемнәрен әйтергә яратмый. Әмма уңышлары, үзләренең тырышлыклары турында сөенеп сөйлиләр.

— Бакчада булганның барысын да сатабыз. Кыяр, помидор, алма, груша, сарымсак... Бакчалары булмаганнар бездән рәхәтләнеп алалар. Иртүк килергә тырышабыз, көн уртасына таба чиләк-савытларыбыз бушап кала, — ди бер апа.

Шунда ук башкасы да сүзгә кушыла:

— Бәрәңгене казымадык әле. Суган чери, озакка саклап булмас. Судан тартып алып җыйдык, унар көн яңгыр булды бит. Киптереп тә карадык, файдасы булмады. 4 сутый ярым бакчам бар, шунда бөтен нәрсәне үстерәм, помидор белән кыяр уңышы сөендерде, виктория, кура җиләге уңды.

Сортлы бөрлегән утырттым, инде дүртенче ел уңыш белән сөендерә. Бик эре, тәмле, матур булып пешәләр, сезоны бетте, саттым да. Хәзер ботакларын сатам, кемнең үстереп карыйсы килә, ала инде. Керән, укроп, карлыган яфракларыннан кечкенә бәйләмнәр ясап, 50 сумга сатам – кыяр тозлаучылар ала.

— Үзегезгә ашарга каламы соң? – дип сорыйм сатучы ападан.

— Кала... Кетчуп, лечолар ясап куйдык. Кыяр һәм помидорны тозладым. Уңышны монда сатыр өчен генә үстермибез бит. Барыбызга да җитә. Әле шул кечкенә генә участокта 60 төрле чәчәк тә үстерәм. Гортензия, флоксыларның нинди генә төрләре, нинди генә төсләре юк, — ди әңгәмәдәшем.

Помидорның төрле сортлары бар
Помидорның төрле сортлары бар

Кишернең бер данәсе 50 сум

Бирегә сатучылар иртәнге 8 тулганчы ук җыела башлый икән. Бакчадан, урманнан туры шунда киләләр. Кемнәрнедер, әңгәмәдәшемне кебек, иптәшләре китерә. Арба тартып автобустан төшүче 80 яшьлек әбиләр дә бераз акча эшләп алырга тырыша. «Бакча чыгымнарын капларга да кирәк. Бакча өчен 20 мең түләдек, әле тирес сатып алырга да акча калды», – ди берәү.

Продукциянең бәяләре төрле, помидор белән кыяр кибетнекеннән бераз кыйммәтрәк, аны кемдер кечкенә чиләк белән, кемдер үлчәп сата. Кишернең бер данәсен 50 сумнан бирәләр. 150-300 сумга өй гөлләре, чәчәк бәйләмнәре дә бар. Алма белән грушаның 2 литрлы чиләге 150 сумнан башлана. Экологик чиста, тырыш хезмәт белән үстерелгән яшелчәләрне, җиләк-җимешне алучылар бәясенә бик карап та тормый.

Уңган бакчачылар өчен бу базар – үз тәҗрибәләрен уртаклашу урыны да. «Биредә сөйләшеп утыру да күңелле, кемдер бер рецепт әйтә, кемдер – икенчесен. Кайткач, ясап та куябыз. Әмма көн саен иртән торып килү арыта да», – ди бер апа.

Гөмбә сезоны башланды

Әтәч гөмбәсенең 2литры 500 сум тора
Әтәч гөмбәсенең 2литры 500 сум тора
​​​

Гөмбә сатучы Минзифа апа да иртәнге 8 дә монда була. Елмаеп утырган ханымга карасаң, иртәнге 4 тән инде урманны айкап килгән дип әйтмәсең.

— Улым СВОда, шуңа күңелемә тынычлык эзләп урманга барам. Гөмбә җыю – чир кебек ул, бер барсаң, гел барасы килә, — ди 30 еллык тәҗрибәсе булган гөмбә җыючы.

Минзифа апа гөмбәне Минзәлә ягындагы урманнардан җыя. Иртәнге 4 тә машина йөртүче шунда калдыра. Үзе генә йөри. Аның кыюлыгына гаҗәпләнергә генә кала: «Аюны да, пошины да, кабан дуңгызын да күргәнем булды. Соңгысы белән күзгә-күз очрашканда, дога укып, «хайт» дип әйтүем булды – ул йөгереп китте. Төрле җирдә йөрим. Бүген урманда берәр хайван күрсәм – иртәгә анда бармыйм, башка урын сайлыйм, урман зур бит. Адашкан чаклар да булды, күпне күрдем», – дип елмая ул.

Җәен күпкә киткән яңгырлар гөмбәләргә дә зыян салган, тамырлары череп чыга алмый калганнар. Майлы гөмбә дә, гөрездә дә быел юк.

Минзифа апа үзе Мамадыш ягыннан, яшьтән үк төрле гөмбәләрне җыйган, гөрездәләрне дә үзләренең рецептлары буенча тәмле итеп тозлаган. Ул гөмбә җыюның күп серенә төшенгән – агач төбенә үк беркеп үскәннәрен матур булса да алмаска куша. Андыйлар, гадәттә, ачы була икән.

«Мин инде гөмбәнең кыяфәтенә карау белән аның тәмен чамалый алам. Кабарып торганнарын, ямьсезләрен алып та тормыйм. Урманның җилләнгән, ачык урыннарыннан җыям. Кайберәүләр Красный Бор тирәсен үз итә, аннан гомумән җыярга ярамый. Әтәч гөмбәсен дә миннән шундук алып китәләр. Минеке әче түгел, диләр. Чиста урыннан җыйганга шулай ул», – ди Минзифа апа.

Бер-ике сәгать эчендә ул инде 6-7 чиләген сатып бетергән иде. Сөйләшеп торган арада тәмле рецептлары белән дә бүлеште – чын сатучы инде менә, минем дә гөмбәдән авыз итәсе килеп, каршы килә алмадым – бер чиләген сатып алдым. Сезгә дә гөмбә белән яшелчәләрдән икра рецептын тәкъдим итәбез.

Гөмбә белән яшелчәләрдән икра

Кирәк була – 2 литрлы чиләк белән әтәч гөмбәсе, 1 уртача кабачки, 1 помидор, 1 кишер, 1 суган. Барысын бергә иттарткычтан чыгартасың.

Көнбагыш мае салып, 1 сәгать болгатып торып пешерергә, түгәрәк кара борыч, лавр яфрагы, тоз салырга. Плитәне сүндергәч кенә, пешермичә, сарымсак салырга, банкаларга тутырып куярга. «Торган саен тәмлерәк була бара!» – ди Минзифа апа.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәрәңге грибы картошка гөмбәдән икра

Нет комментариев