Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар ялы куркынычсыз булырга тиеш

“Курорт” операциясе барышында Чаллы полициясе балалар күпләп ял тү урыннарын тикшерә

   Җәйге  сменалар ачылганчы ук сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларына таләпләр җиткерелгән иде.Каникуллар башлану белән  ЭЭМ Идарәсенең Чаллы шәһәре балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре  әлеге мәсьәләне  һәрдаим күз уңында тоталар.Мәсәлән, 8 июньдә подразделение башлыгы Римма Искәндәрова “Жемчужина” санаториенда тикшерү үткәрде: видеокүзәтү, яшәү шартлары, ашату шартлары каралды. Биредә Татарстанның барлык җирләреннән 145 бала ял итә, аларның бер өлеше “кыен” балалар төркеменә керә.
    “Жемчужина” санаториенда көн саен Комсомол  полиция бүлегенең  балигъ булмаганнар белән эшләү  инспекторлары  булып тора. Узган җәйге каникулларда  биредә балалар тарафыннан да, аларга карата да бер хокук бозуга да юл куелмаган, дип хәбәр итә Чаллы ЭЭМ Идарәсе матбугат хезмәте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев