Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларга прививка. Сораулар күп

Шәһәрдә коронавирус инфекциясе белән вәзгыять бик катлаулы. Омикрон штаммы таралу сәбәпле, бүгенге көндә Чаллы мәктәпләренең 74 сыйныфында  укучылар мәктәпкә йөрми.

Сыйныф җитәкчеләре әти-әниләрдән һәр көнне чирләүче балалар турында сорашалар. Әгәр сыйныфта 20 процент бала респиратор вирус инфекциясе йоктырып авырып китсә, аларны кайтарып җибәрәләр. 29 гыйнварда да Чаллы мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәде. Моның урынына укучылар белән мәктәп яны территориясендә спорт һәм мәдәни-танып белү чаралары узды. Мәктәпләрне яхшылап җыештырдылар һәм дезинфекция ясадылар

Республика клиник хастаханәсендә бүген 100дән артык бала коронавирустан дәвалана. Чаллыда мондый саннар билгеле тугел. Тик табиблар авыруның куркыныч булуын истә тотып, 12 -17 яшьлек балаларга коронавируска каршы прививка ясатырга тәкъдим итә.  Шәһәргә 200 данә «Спутник-М» вакцинасы кайтты. Бу вакцина ике компонентлы, икенчесе 21 көннән соң ясала.  Әлеге процедура ата-аналарның язма ризалыгы белән генә башкарыла.

Безнең сораштырулардан күренгәнчә,  әти-әниләр балалар вакцинациясе һәм аны ясату тәртибе турында мәгълүмат аз булуын әйттеләр.

Без әлеге сорауга ачыклык кертү өчен шәһәр сәламәтлек идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Тик безнең мөрәҗәгатебез әлегә җавапсыз калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация