Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бердәм мәктәп формасы булырмы?

Тиздән ил күләмендә бердәм мәктәп формасы барлыкка килергә мөмкин. Җиңел сәнәгать тармагында эшләүчеләр фикеренчә, бүген әлеге төр өс киеменең сыйфаты аксый. Нәтиҗәдә таякның авыр башы әти-әниләр кесәсенә төшә. Россиядә мәктәп формасының сыйфатына бәйле рәвештә бердәм таләпләр булырга тиеш. Җитештерүчеләр моны закон белән беркетергә тәкъдим иткән.

Бу хакта илнең Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге җитәкчесе Андрей Разбродинга хат та юллаганнар. Аннан аңлашылганча, юридик күзлектән караганда, "мәктәп формасы" дигән төшенчә гомумән юк. Шуңа күрә товарның сыйфатына тиешле таләпләр куя алмыйлар.

Эшмәкәрләр белән илкүләм мәктәп һәм формалы кием җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе Евгений Томак та килешкән. "Балалар көненә алты сәгатькә кадәр вакытын форма киеп йөри, аның сыйфатына игътибарны арттырырга кирәк", - дигән ул. Берлек вәкилләре ел саен кибет киштәсендәге товарның сыйфатын да тикшереп тора икән. Әйтүләренә караганда, сатудагы мәктәп формасының 80 проценты сыйфатсыз. Тик бу фикер белән "Роспотребнадзор"да килешмәгәннәр. Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр ил күләмендә әлеге өлкәдә дүрт меңнән артык тикшерү үткәрелгән.

Бүген илдә барлыгы 14 миллион мәктәп укучысы исәпләнә, аларның нибары яртысы форма киеп йөри, ә мәктәпкә яраклы кием-салым тегү базары елына 80 миллиард сумга җитә дигән хәбәр дә бар. Әлеге мәсьәләдә соңгы сүзне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев