Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без тө­зи­без, ван­дал­лар җи­ме­рә

­Чал­лы­да “Без­нең ишегал­ды” прог­рам­ма­сы бу­ен­ча бы­ел 88 ишек ал­ды тәр­тип­кә  ки­те­ре­лә.  Алар­ның 15е әзер ин­де. Бар­лык эш­ләр сый­фат­лы итеп 1 ок­тябрь­гә тә­мам­ла­ныр­га ти­еш.

Эш­лек­ле дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә На­ил Мәһ­ди­ев: “Без ка­пи­таль ре­монт­тан соң, ишек ал­ла­рын ида­рә итү ком­па­ни­я­лә­ре­нә һәм ха­лык­ка тап­шы­ра­быз.  Кыз­га­ныч, шә­һәр­дәш­ләр ба­ла­лар һәм спорт мәй­дан­чык­ла­рын ва­та­лар һәм кем­не­дер га­еп­ләр­гә ты­ры­ша­лар. Ба­ла­лар да, өл­кән­нәр дә иҗ­ти­ма­гый урын­нар­да үз-үз­лә­рен то­та бел­ми­ләр. Күп ак­ча­лар ба­рә­бә­ре­нә ясал­ган объ­ект­лар­ны сак­лый ал­мый­быз. Ка­пи­таль ре­монт ясал­ган объ­ект­лар­ны ида­рә итү ком­па­ни­я­лә­ре ТОС­лар бе­лән бер­гә тәр­тип­тә то­тар­га ти­еш­ләр. Ма­тур ишек ал­дын­да яши­сең кил­сә, ма­тур­лык ту­ды­ру­га өлеш керт”, - ди­де.
Ул ТОС­лар­га ел са­ен шә­һәр бюд­же­тын­нан 10 мил­ли­он сум ак­ча би­ре­лү­ен әйт­те. “Бу ак­ча­га ор­лык алып чә­чәк­ләр утыр­тыр­га, ба­ла­лар мәй­дан­чык­лар­ны бу­яр­га мөм­кин.  
Тө­зү­че­ләр ар­тын­нан ук ван­дал­лар ки­леп, объ­ект­лар­ны ва­та­лар, җи­ме­рә­ләр, пыч­ра­та­лар. Бо­лар­ны кү­реп, ТР Пре­зи­ден­тын­нан га­дел тән­кыйть алу рә­хәт тү­гел. Без­нең мак­сат -  тө­зек­лән­де­рел­гән тер­ри­то­ри­я­ләр­не ти­еш­ле дә­рә­җә­дә тәр­тип­тә то­ту”, - ди­де ул.

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация