Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы пенсионерлары бакчаларга бушлай йөриячәк

Былтыр Чаллыда бакчаларга ташламалы йөрү хокукыннан 400 меңгә якын кеше файдаланган.

14 апрельдә үтәчәк тендердан соң шәһәр яны бакчачылык ширкәтләренә пассажирлар йөртүче билгеле булачак. Әлеге хокукка ия булачак оешмага 39 маршрут буенча хезмәт күрсәтү бурычы йөкләнә.

 – Бу транспорт хезмәте генә түгел, ә бакчачылар өчен социаль ярдәм дә. Нигездә, аларның күпчелеген өлкән буын кешеләре, хөрмәтле ветераннар тәшкил итә. Заманында әлеге шәһәрдәшләребез калабызның икътисади, социаль-мәдәни үсешенә саллы өлеш керткәннәр. Шуңа да аларны бакчаларга йөртү – безнең изге бурычыбыз. Чаллы бу максатка ел да бюджеттан 15 миллион сум акча бүлеп бирүче бердәнбер шәһәр – дип белдерде Наил Мәһдиев. Былтыр Чаллыда бакчаларга бушлай йөрү хокукыннан 400 меңгә якын кеше файдаланган.

Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә,  ягулык материалларына бәя арткан очракта да, социаль программа үз көчендә калачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация