Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы – Президент күзлегеннән

Балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә Шәһәр Советының 5нче – йомгаклау сессиясе булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Марат Бариев, министрлар, җитәкчеләр катнашты.

Ку­нак­лар баш­та ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рел­гән С. Сәй­дә­шев исе­мен­дә­ге 6нчы му­зы­ка мәк­тә­бен­дә бул­ды­лар. Мәгъ­лүм бул­ган­ча уз­ган ел­да би­ре­дә фе­де­раль һәм рес­пуб­ли­ка бюд­жет­ла­ры хи­са­бы­на ре­монт баш­ка­рыл­ды.

Ан­на­ры ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗат үзә­ге ал­дын­да һәм эчен­дә шә­һәр пред­при­я­ти­е­лә­ре һәм оеш­ма­ла­рын­да җи­теш­те­рел­гән то­вар­лар бе­лән та­ныш­ты­лар. Мах­сус тех­ни­ка­ны “Рем­ди­зель”, “Ко­риб”, “КА­МАЗ” һәм баш­ка сә­нә­гать пред­при­я­ти­е­ләр тәкъ­дим ит­те. Би­ре­дә шу­лай ук азык-тө­лек сә­нә­га­те то­вар­ла­ры, көн­кү­реш тех­ни­ка­сы бе­лән да ты­ны­шыр­га мөм­кин иде.

Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев үз док­ла­дын­да ту­ла­ем ал­ган­да 2020 ел­ның Чал­лы шә­һә­ре өчен уңыш­лы бу­лу­ын әйт­те. Әй­тик, уз­ган ел­да шә­һәр­дә 418,2 мил­ли­ард сум­лык сә­нә­гать про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рел­гән, 69.9 мил­ли­ард сум­лык ин­вес­ти­ция җә­леп ител­гән. Ур­та­ча хез­мәт ха­кы 34555,2 сум тәш­кил итә. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, пан­де­мия бе­лән бәй­ле кри­зис шарт­ла­рын­да, бар­лык өл­кә­ләр­дә дә үсеш кү­зә­те­лә. “КА­МАЗ” ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те дә ел­ны уңыш­лы тә­мам­ла­ган. Би­ре­дә бар­лы­гы 36534 йөк ма­ши­на­сы җы­ел­ган. (Уз­ган ел­да 35244).

Шә­һә­ре­без­дә 310 мең кв метр то­рак, 3 ба­ла­лар бак­ча­сы, 5 уни­вер­саль спорт мәй­дан­чы­гы, он­ко­ло­гия дис­пан­се­ры тө­зеп, тап­шы­рыл­ган. А.Гый­лә­җев исе­мен­дә­ге Чал­лы та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры, “Нур” һәм “Шат­лык” яшь­ләр үзәк­лә­ре тө­зек­лән­де­рел­гән һәм баш­ка со­ци­аль про­ект­лар тор­мыш­ка ашы­рыл­ган.

Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев Чал­лы­га да­и­ми яр­дәм ит­кә­не өчен Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ка, РФ Дә­ү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты Әл­фия Ко­го­ги­на­га рәх­мәт бел­дер­де.

Бы­ел Чал­лы­да 2 мәк­тәп, трам­вай юл­ла­ры тө­зү, бер­ни­чә ба­ла­лар бак­ча­сы һәм спорт объ­ект­ла­рын тө­зек­лән­де­рү бу­ры­чы то­ра.

Шә­һәр Со­ве­ты де­пу­та­ты Ви­та­лий Ага­пов Чал­лы­га да­и­ми яр­дә­ме өчен Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты­на рәх­мәт әйт­те һәм фор­сат­тан фай­да­ла­нып, ту­ган тел­ләр һәм ха­лык­лар бер­дәм­ле­ге елын­да “Чиш­мә” ха­лык­лар дус­лы­гы йор­тын ка­пи­таль ре­монт­лау­да бу­лы­шу­ын со­ра­ды. Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты үзе дә бу эш­нең за­рур­лы­гы­на ба­сым ясап, мәсь­ә­лә­нең уңай хәл ите­лә­чә­ген бел­дер­де. Яшь­ләр исе­мен­нән Анас­та­сия Гай­фул­ли­на чы­гыш ясап, Пре­зи­дент­тан Иль­чев­ка бис­тә­сен­дә­ге “Ал җил­кән­нәр” ла­ге­рен тө­зек­лән­де­рү­дә яр­дәм со­ра­ды. Рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­се аның го­зе­рен дә хуп­ла­ды. Ул шу­лай ук көз­ге яр­мин­кә­ләр чо­ры­на шә­һәр­дә яр­мин­кә мәй­дан­чык­ла­рын тө­зеп бе­те­рү бу­ры­чы куй­ды.

2021 ел Та­тар­стан­да ту­ган тел­ләр һәм ха­лык­лар дус­лы­гы бер­дәм­ле­ге елы бул­ган­лык­тан сес­си­я­дә та­тар те­лен сак­лау һәм үс­те­рү­гә ка­гы­лыш­лы про­ект­лар­га тук­тал­ды­лар. Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев, РФ Дә­ү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты Әл­фия Ко­го­ги­на - ике тел­дә, шә­һәр со­ве­ты де­пу­та­ты Ви­та­лий Ага­пов та­тар те­лен­дә чы­гыш яса­ды. Мон­дый үр­нәк шә­һәр хал­кын­да як­лау та­бар­га ти­еш.

Ә ме­нә Чал­лы­да уку­чы­лар­ның 7,5%ының гы­на та­тар­ча уку­ы­на ри­за­сыз­лык бел­дер­де. “Та­тар ба­ла­ла­рын та­тар­ча укы­ту­га игъ­ти­бар­ны арт­ты­рыр­га ки­рәк”, дип ки­сәт­те ул. Ул, шу­лай ук, ха­лык яшә­е­шен тә­э­мин итү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә тук­та­лып, марш­рут­лар­да зур ав­то­бус­лар йөр­тү­не кон­троль­гә алу­га ба­сым яса­ды. Шу­лай ук җә­мә­гать тран­с­пор­тын­да шо­фер­лар­ның пас­са­жир­лар­га ка­ра­та ту­пас мө­нә­сә­бә­те­нә чик ку­яр­га ча­кыр­ды. Пре­зи­дент сай­лау­лар­да үзе­нә ыша­ныч бел­дер­гән Чал­лы хал­кы­на рәх­мәт әйт­те, РФ Дә­ү­ләт Ду­ма­сы­на ла­ек­лы де­пу­тат­лар сай­лау­да да ак­тив кат­на­шыр­га өн­дә­де.

Сес­си­я­дә чы­гыш ясау­чы­лар ба­ры­сы да ди­яр­лек пан­де­мия шарт­ла­рын­да ха­лык­ның сә­ла­мәт­ле­ге са­гын­да тор­ган та­биб-шәф­кать ту­таш­ла­ры­на рәх­мәт әйт­те­ләр. Пре­зи­дент “Ко­ро­на­ви­рус бер­кая да кит­мә­де, без­гә шул шарт­лар­да яшәр­гә ки­рәк. Шу­ның өчен үзе­гез­нең һәм якын­на­ры­гыз­ның сә­ла­мәт­ле­ген сак­ла­гыз, вак­ци­на яса­ты­гыз”, дип ки­ңәш бир­де.

Сес­си­я­дә хез­мәт­лә­рен­дә уңыш­лар­га иреш­кән шә­һәр­дәш­ләр­гә дә­ү­ләт бү­ләк­лә­ре тап­шы­рыл­ды.

Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов ав­то­мо­биль­ләр за­во­ды­на бе­рен­че ав­то­мо­биль чы­гу­га 45 ел ту­лу­га ба­гыш­лан­ган тан­та­на­да да кат­наш­ты. Би­ре­дә ве­те­ран­нар­ны һәм хез­мәт ал­дын­гы­ла­рын бү­ләк­лә­де­ләр. Бәй­рәм хөр­мә­те­нә ку­нак­лар өчен дан­лык­лы пи­а­нист Де­нис Ма­цу­ев чы­гыш яса­ды.

 

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация