Чаллы республикада иң төзек шәһәр
Шәһәр тагын җиңде
Шәһәребез елдан-ел матурлана, төзекләнә. Чәчәк түтәлләре, агач-куаклар саны арта. 2021 елны Чаллы зур уңышлар, җиңүләр белән озата. Шушы көннәрдә шәһәребезнең тагын бер бәйгедә җиңүе билгеле булды. Чаллы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы үткәргән «Татарстанның иң төзек торак пункты» республика бәйгесендә беренче урын яулады.
Фото шәһр сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев