Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Чаллы Яр" мәчете ачылды

"Чаллы Яр" - Яр Чаллының беренче юлындагы мәчет. Ул Орловка боҗрасы тирәсендә урнашкан һәм хай-тек стилендә эшләнгән ике катлы бинадан гыйбарәт.

Шәһәребездә тагын бер иман йорты – “Чаллы Ярмәчете ачылды. Мөселман кардәшләребез өчен әһәмиятле чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаменты дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гомәров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин катнашты.

Башкала кунагы Камил Сәмигуллин вәгазь укыды. Ул төзүчеләргә һәм проектлаучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Кунакларны һәм мәхәллә кешеләрен Рөстәм Хуҗин сәламләде:Бу изге эштә катнашканнарга, планнарыбыз тормышка ашсын һәм бүгенге тантана булсын өчен тырышлык куючыларга чын күңелдән рәхмәт. Әлеге иман йортының ишекләре мәхәллә кешеләре өчен һәрвакыт ачык булсын. Мөмкин кадәр күбрәк мөселманнар өчен догалар яңгырасын, алар игелеккә, тынычлыкка, шәфкатьлелеккә, миһербанлыкка өндәсен! – диде ул.

"Чаллы Яр" - Яр Чаллының беренче юлындагы мәчет. Ул Орловка боҗрасы тирәсендә урнашкан һәм хай-тек стилендә эшләнгән ике катлы бинадан гыйбарәт. Аның мәйданы 450 квадрат метр тәшкил итә, бер юлы 250 дин тотучыны сыйдыра ала. Анда Орловка, яңа төзелә торган Притяжение” бистәснедә яшәүчеләр, М-7 федераль трассасы буйлап узучы автомобильчеләр йөри алачак. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә шартлар тудырылган. Мәчет тәүлек буе эшләячәк. Юлчыларның максималь уңайлылыгы өчен биредә барысы да эшләнде. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бина эченә чит кеше ярдәменнән башка кереп, намаз укый алачак, – ди мәчетнең имам-хатыйбы Илдар Зыяров.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация набережные челны чаллы мечеть