Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда 1 Май бәйрәме

Көн салкын булуына карамастан, Азатлык мәйданына кеше күп җыелган.

Өлкән яшьтәге кешеләр белән беррәттән, бәйрәм программасын карарга балалар да килгән. Алар өчен уен мәйданчыклары, сикерү өчен батутлар оештырылган иде. 
Сәхнәдән тамашачыларны «Болгар» бию театры, «Наян» хореография ансамбле, «КАМАЗ» мәдәният йорты артистлары, «Йолдыз» вокаль ансамбле, ТР атказанган артисты Равил Галиев һәм башка сәнгать коллективлары сәламләде. 
Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән мэр Наил Мәһдиев тә котлады. Ул Чаллы шәһәрен төзүчеләргә, тәрбиячеләргә, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм башка өлкәдә хезмәт куючы барлык шәһәрдәшләребезгә рәхмәт әйтте. Аларга сәламәтлек, бәхет, шатлык, тынычлык һәм озын гомер теләде. 
74нче балалар бакчасының профком җитәкчесе Гөлфия Кашапова өчен 1нче Май - бик мөһим бәйрәм. 
- Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә, - ди ул. 

7нче комплексның ТОС җитәкчесе Дөррия Ризатдинова да ел саен бу бәйрәмне көтә.
- Монда килгәч, шундый рәхәт була. Танышларны очратасың, аралашсың, кәефләр күтәрелеп китә. Пандемиягә кадәр демонстрацияләргә йөри идек. Аларга алдан әзерләнәсең, чәчәкләр, траспортларны күтәреп проспектлар буенча бару үзе бер бәйрәм. Демонстрацияләр бик кирәк дип саныйм.  Совет чорыннан калган традицияләр күңелгә якын, алар безне яшьлеккә алып кайта. Алга таба демонстрацияләр кире кайтыр, дип уйлыйм, - ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация