Чаллыда икенче пляж булачак
Көн темасы

Чаллыда икенче пляж булачак

Бүгенге көндә шәһәребездә бер генә пляж бар. Сүз Табеев паркындагы пляж турында бара. Шәһәр хакимияте рәсми рәвештә тагын бер пляж ачарга каршы түгел. Аның өчен урынны Чулман буендагы Яр буе паркында сайлыйлар.

- «Навигатор» көймә станциясе янында 20-30 еллар буе Чаллы халкы ял итә. Былтыр без анда алып баручы юлны ремонтладык, яр буе территориясен коткару постлары белән җиһазландырдык, чүп контейнерлары куйдык. Әлбәттә, без кешеләрне коткарырбыз, чүпләр-не җыярбыз, - диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зу¬ев. 
Ләкин, бу пляжны рәсмиләштерү өчен көймә станциясенең эшчәнлеген туктатырга кирәк булыр иде. 
«Шуңа күрә пляж өчен башка урын сайлыйбыз. Аның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш: суның сыйфаты, елга төбе торышы куркынычсыз», - дип аңлатты Илья Зуев.

Зөһрә Вәлитова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев