Чаллыда бүген Май чабу бәйрәме
Көн темасы

Чаллыда бүген Май чабу бәйрәме

Ул көндезге сәгать 11дә башлана.

Бәйрәм чаралары шәһәрнең өч урынында - мэрия алдындагы Азатлык мәйданында, Җиңү паркында һәм ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында узачак. 

Шәһәрдәшләрне халык уеннары, төрле конкурслар, җыр-биюләр, Чаллы иҗади колективлары чыгышлары көтә.  

Кунаклар бәйрәмнең төп ризыгы - коймак белән сыйланачак. 

Йола буенча Май чабу бәйрәме салам тутырып эшләнгән карачкыны яндыру белән тәмамланачак. 

Бәйрәмгә рәхим итегез.

Башлана 11 сәгатьтә.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев