Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда мәктәпкә әзерләнергә булышалар

Татарстанда "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" хәйрия акциясе старт алды. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм йөзеннән оештырылучы әлеге игелекле гамәл республикада 2007 елда башланып киткән иде. Бу чарадан Чаллы да читтә калмады.  10 августта "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе  башланып китте.

Укытучылар һәм тәрбиячеләргә даими ярдәм күрсәтеп торучы гомумроссия  мәгариф Профсоюзының Яр Чаллы территориаль оешмасы   әлеге хәйрия чарасына беренчеләрдән булып кушылды. Оешма җитәкчесе Флорит Хәлиуллин әйтүенчә, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасында 15 000гә якын кеше әгъза булып тора. “Аларның беренче сыйныфка керә торган балаларына ярдәм йөзеннән бу акциягә ел саен кушылабыз. Быел якынча 900 бүләк алып куйдык. Бу портфельдә мәктәп кирәк-яраклары. Балаларга уңайлы булсын өчен быел бүләгебезне портфельгә салып бирергә булдык ”, - ди ул.  Бу оешма 11 августта 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында  бүләкләрне тарата башлады. Ә алар исә үз чиратында әлеге бүләкләрне 1 нче сыйныфка баручы балалары булган хезмәткәрләренә биреләчәк. Бу эш башка бакчаларда һәм мәктәпләрдә дә дәвам итәчәк. 27-28 августта укытучыларның август киңәшмәсендә кайбер балаларга бүләкләр  тантаналы шартларда тапшыралачак.
Шунысы куанычлы, бу эштән “КамАЗ” ГАҖ, С.Титов исемендәге  катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятисе, “Чаллы икмәге” АҖ кебек эре предприятиеләр дә,  шәһәр Советы депутатлары да читтә калмый. РФ Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов үзенең округында яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ел саен булыша. Быел Эдуард Рафаэлович 11 баланы шатландырачак. Мәктәп кирәк-яраклары җыелмасын 26 августта тапшырырга җыеналар.
“КАМАЗ” мәдәният сарае фойесындагы махсус өстәлгә шәһәрдәшләребез дә дәфтәрләр, ручкалар, карандашлар китерә башлаганнар. “Чаллыда игелекле кешеләр күп. Ел саен мәктәп өчен шактый күп кирәкле әйберләр җыела. 26-27 августта районнар белән берлектә, аеруча ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар өчен бәйрәм оештырып, шул бүләкләрне бирәбез”, - диделәр мәдәният сараенда.
Редакциябез хезмәткәре Айзирә Имамованың кызы Эсмира да быел беренче сыйныфка бара. “Шәһри Чаллы” газетасы җитәкчеләре аңа рюкзак бүләк иттеләр. “Бу – безнең өчен көтелмәгән бүләк. Кызымны сөендергән өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Эсмира бу портфель белән мәктәптән “4” ле һәм “5”ле билгеләре генә алып кайтып, барыбызны да сөендерсен”, - ди Айзирә ханым.
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе 26 августка кадәр дәвам итә. Анда теләге булган һәр кеше, мөмкинлегенннән чыгып, катнаша ала.   Мәктәп портфеленә дәфтәрләр, көндәлек, пенал, рәсем һәм хезмәт дәресләре өчен җыелмалар һәм башка кирәк-яраклар керә. 
Шушы көннәрдә “Заман” яшьләр үзәге янындагы мәйданда булачак беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды. Хәйрия чарасында РФ Пенсия фондының Чаллы бүлеге, ТЭЦ, “Ремдизель”, Кою заводы, Яр Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе катнашты.
Шәһәр предприятие һәм оешмаларының яшьләр Советы, башкарма комитет һәм  “Заман” яшьләр үзәге белән берлектә балаларга спорт эстфетасы һәм иҗади  мастер классларны үз эченә алган программа әзерләгән иде.
1 сентябрь алдыннан балаларга истә калырлык бәйрәм, мәктәп кирәк-яраклары бүләк итүчеләргә рәхмәт. Изгелекнең үзебезгә артып кайтканын һәрвакыт истә тотсак иде.

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация