Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда җәй көннәрендә мәдәни программа нинди булачак?

Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә җәй көне үтәчәк чаралар турында сөйләде.

14 июльдә Җиңү паркында «Питрау» бәйрәме узачак. 

 28 июль көнне ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында «Җырлы, гармунлы, курайлы җәй» музыкаль программасы узачак. Бу - «Энергетик» мәдәният сараеның традицион программасы. Концертта шәһәрнең танылган курайчылары һәм гармунчылары катнашачак.

 Июль аенда шәһәрнең яшьләр үзәкләре тарафыннан лекторийлар, «Коверник» акустик кичәсе, ачык һавада «Яшьләр урамы» концерты, "Чаллы Нефестивале", һәм башка мәдәни чаралар әзерләнә. 

"Виктор Цойны искә алу көненә багышланган рок фестивале 4 августта Азатлык мәйданында узачак. Чарада шәһәребезнең иң яхшы музыкантлары чыгыш ясаячак. Моннан тыш, август аенда безне зур күләмле чаралар - Төзүчеләр көне һәм Татарстан Республикасы көне, шәһәр көне көтә", - дип билгеләде Румил Кәрәмиев. 

URBANTATAR берләшмәсе белән берлектә август аенда беренче Яңа Татар фестивале үткәрү планлаштырыла.

Шулай ук Азатлык мәйданында ачык һавада кино күрсәтү дә башланды. Кино күрсәтү атна саен оештырылачак һәм август аенда ел саен үткәрелә торган зур Бөтенроссия урам киносы фестивале белән тәмамланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация