Чаллы шәһәре бала табу буенча республикада рекорд куйды
Көн темасы

Чаллы шәһәре бала табу буенча республикада рекорд куйды

Кама балалар медицина үзәгендә 7000енче сабый аваз салды. Ул малай кеше, 3430 грамм һәм буе 53 сантиметр. Әти -әнисе әле аңа исем уйламаган һәм үзләре хакында да әйтергә теләмиләр әлегә."Күз тияргә мөмкин", диләр алар. Автокалага бала табарга Татарстанның ерак районнарыннан да киләләр, чөнки биредә шатрлар яхшы, табиблар- тәҗрибәле. Быел гына...

Кама балалар медицина үзәгендә 7000енче сабый аваз салды. Ул малай кеше, 3430 грамм һәм буе 53 сантиметр. Әти -әнисе әле аңа исем уйламаган һәм үзләре хакында да әйтергә теләмиләр әлегә."Күз тияргә мөмкин", диләр алар.

Автокалага бала табарга Татарстанның ерак районнарыннан да киләләр, чөнки биредә шатрлар яхшы, табиблар- тәҗрибәле. Быел гына да биредә 1500 хатын-кыз бала тапкан.Чаллы бала табу буенча узган ел рекордын кабатлады дисәк тә була, монда 2015 елда 7017 нарасый дөньяга килгән иде.


Нет комментариев