Чаллы Владимир Путинны каршылый
680
0
Бүген Чаллыга Россия Президенты Владимир Путин килә. Якынча мәгълүматлардан күренгәнчә, ил башлыгы "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә үтәчәк хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында, шулай ук Менделеев районындагы "Аммоний" заводын ачу тантанасында катнашачак. Владимир Путин Чаллы IT-паркында "Кванториум" балалар технопаркын да карар дип көтелә. Биредә 5-18 яшьлек балаларны төрле компьютер программалары, автоматлаштырылган техника ясау серләренә...
Бүген Чаллыга Россия Президенты Владимир Путин килә.
Якынча мәгълүматлардан күренгәнчә, ил башлыгы "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә үтәчәк хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында, шулай ук Менделеев районындагы "Аммоний" заводын ачу тантанасында катнашачак.
Владимир Путин Чаллы IT-паркында "Кванториум" балалар технопаркын да карар дип көтелә. Биредә 5-18 яшьлек балаларны төрле компьютер программалары, автоматлаштырылган техника ясау серләренә төшендерәчәкләр. "Кванториум"да елына 420 бала укытылырга тиеш.
Киләсе елда Россиядә 6 балалар технопаркы ачу планлаштырыла. Әлеге проектларның кураторы - Россия Элемтә министрлыгы. Бу уңайдан Президентны эшлекле визиты барышында элемтә министры Николай Никифоров озатып йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев