Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллылылар кышны озатты

Бүген Чаллыда Май чабу бәйрәме узды.

Кыш озату бәйрәме өч мәйданчыкта узды: «Азатлык» мәйданында, Җиңү паркында һәм ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында.

Мэрия янындагы мәйданда хәбәрчебез дә булып кайтты. Көн салкын булуга карамастан, бәйрәмдә кеше бик күп иде. Гаиләләр, балалар белән килүчеләр байтак.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәләхов бәйрәм белән котлады. Ул шәһәрдәшләргә бәхет, шатлык, иминлек, сәламәтлек теләде. 

-Кыш үзе белән булган начарлыкны алып китсен, ә яз безгә гаилә бәхете, тынычлык һәм мул тормыш алып килсен, - диде ул. 

Бәйрәм уен-көлкеләр, ярышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды. 

Сәхнәдә чаллылылар өчен Равил Галиев, Марсилия, Лилия Букеева, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар кебек танылган артистлар чыгыш ясады. 

Бәйрәмгә килгән кунаклар коймак һәм чәй белән сыйландылар. 

Кышның салам карачкысы тиз янып бетте. Биредә янгын сүндерүчеләр «кизү» тордылар. Теләгән кеше аларның машинасы янына килеп, фотога төште, шул ук вакытта балаларга кабинага кереп янгын сүндерү машинасының руле артында утыру бәхете елмайды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация