Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Көн темасы

Чаллының 36 комплексында "Безнең ишегалды" бәйрәме үтте (+фоторепортаж)

Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре уза. 36нчы комплекстагы бәйрәм чарасында мөхтәрәм кунаклар башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев һәм администрация башлыгы Искәндәр Галимов катнашты.

Балалар ишегалдында рәхәтләнеп уйнадылар, өлкәннәр Чаллы артистлары чыгышыннан, "Эврика" мәдәният йорты әзерләгән концерттан ләззәт алдылар. Аеруча да тамашачылар җырчылар Флера Талипова һәм Гөлдания Хәйруллинаны алкышларга күмделәр.

Бәйрәмдә шулай ук булдыклы осталарны, урам себерүчеләрне хөрмәтләделәр, грамоталар, бүләкләр тапшырдылар. 

Бу һәм башка яңалыклар турында "Шәһри Чаллы" газетасының чәршәмбе чыга торган санында укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация