Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының «Бермуд өчпочмагы»н ремонтлыйлар - ФОТОЛАР

Шәһәрнең баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә әлеге урында ел да өч һәм аннан да күбрәк кешенең сәламәтлегенә зыян килә, ә матди зыян күрүчеләрнең саны аена шуның кадәр кеше.

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Омега» сәүдә үзәге янындагы, халык телендә «Бермуд өчпочмагы» дип йөртелгән, юл участогының капиталь ремонт барышы белән танышты. 

– Бу – машина йөртүчеләр өчен куркыныч, аварияләр еш була торган участокларның берсе. Мин үзем дә 40 елдан артык машина йөртәм. Монда якынлашкан саен башны төрле якка боргаларга туры килә, чөнки транспорт чараларының каян килеп чыкканын белмисең. Быел, ниһаять, әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк.  Бу катлаулы участокны төзекләндерү өчен 240 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде, – диде Наил Гамбәрович.

Шәһәр мэры төзекләндерелә торган участокның схемасы белән дә танышты. Реконструкциядән соң биредә боҗра барлыкка киләчәк. Халыклыр Дуслыгы проспектында ике якка баручы һәр юл өч полосалы булачак. Бер полосаның киңлеге – 3,5 метр, юлның гомуми киңлеге – 11,5 метр булачак. Мәскәү проспектына таба борылыш саклана, әмма ул Халыклар Дуслыгы һәм Тынычлык проспектлары киселешеннән бераз алга таба күчәчәк. Моннан тыш биредә видеокамералар кую да планлаштырыла. 

Шәһәрнең баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә әлеге урында ел да өч һәм аннан да күбрәк  кешенең сәламәтлегенә зыян килә, ә матди зыян күрүчеләрнең саны аена шуның кадәр кеше. Кайбер шәһәрдәшләр биредә җир өсте юлы булдырырга кирәк, ди. Ләкин, практика күрсәткәнчә, юл боҗрасы да аварияләр санын 30 процентка киметә ала, – диде Радий Зәкиевич. 

Бүгенге көндә исә урында бордюрларны алалар, юлны асфальт-бетон өслек белән капларга әзерлиләр. 

– 31нче комплекс яныннан сузылган тротуарны да яңарту күздә тотыла. Моннан тыш, гомуми мәйданы 3612 квадрат метрны тәшкил итәчәк,  яңа тротуар да салачаклар. Ул өч метр киңлектә булачак. 

Шулай ук контракт кысаларында яңгыр коелары коллекторын да ремонтлау күздә тотыла, – диде «Автомобиль юллар предпритиясе» оешмасы диреторы Марат Анисимов. 

Ремонт барышында 76 төп агачны да кисәргә туры килгән. Аларга алмашка яңалары утыртылачак.

– Бер киселгән агач урынына өчне утырту зарур. Бу эшне ашык-пошык эшләмәгез, язын башкарып өлгермәсәгез, көзен бетерерсез, – диде Наил Мәһдиев. 

Юл салу эшләрен якынча 13 октябрьгә тәмамларга исәп тоталар.

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация