Чаллының Гостев урамында күпер төзелә
Көн темасы

Чаллының Гостев урамында күпер төзелә

Чаллыда Гостев урамында автомобиль юлы төзекләндерелә һәм күпер төзелә. Бүгенге көндә эшләр 13-14 процентка башкарылган. Эш барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә танышты.

Эшләрне «РБР-16» подряд оешмасы алып бара. Директор Таһир Сөнгәтуллин сүзләренчә, алар 17 августта эшкә керешкәннәр. Бу вакыт эчендә ике фундамент, ике терәк баганасы урнаштырылган, хәзер өченчесен куячаклар.
Эшләр ел әйләнәсендә алып барылачак.
– Бүгенге көндә объектта 50 кеше хезмәт куя. Пик вакытында алар саны 100гә кадәр җитәчәк. Контракт буенча эшләрне 2022 елның октябренә тәмамларга планлаштырабыз, – диде директор.
Төзелеш вакытында гамәлдәге машиналар йөрү юлы ябылачак. Чөнки Мәләкәс аръягы һәм ГЭС бистәсе ягыннан эре чистарту корылмалары төзү планлаштырыла, аларга күпердән генә түгел, якын-тирәдәге яңгыр сулары да агачак.
Контракт суммасы 1 миллиард 86 млн сум тәшкил итә. Әлегә шуларның 170 миллионы тотылган.

Зөһрә Вәлитова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев