Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкуарлар министр белән очрашты

Түбән Кама каласында Чулман төбәге эшкуарлары "Эшмәкәрлек һәм хакимият:ачыктан-ачык сөйләшү"проекты кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән очраштылар.Биредә күтәрелгән җитди сорауларның берсе Татарстанда, Кама Аланында кабаттан атомэктростанциясе төзелә башлау турында иде. Министр әлегә бу турыда ачыклык юк, АЭС ны яңарту турында республикада сүз алып барылмый дип белдерде. Әммә...

Түбән Кама каласында Чулман төбәге эшкуарлары "Эшмәкәрлек һәм хакимият:ачыктан-ачык сөйләшү"проекты кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән очраштылар.Биредә күтәрелгән җитди сорауларның берсе Татарстанда, Кама Аланында кабаттан атомэктростанциясе төзелә башлау турында иде. Министр әлегә бу турыда ачыклык юк, АЭС ны яңарту турында республикада сүз алып барылмый дип белдерде. Әммә Альберт Кәримов республикада энергиягә дефицит булуын ассызыклап китте. Татарстан өчен барлыгы файдалану өчен 27 млрд кВт.сәг. күләмдә энергия кирәк икән, без хәзер шуның 21 миллиардын гына җитештерәбез. Димәк безгә 6 млрд кВт. сәгать электр энергиясе җитми. Министр бар куәтенә эшләп килүче Түбән Кама ГЭСын һәм Зәй ГРЭСын үзгәртеп корачакбыз, киләчәктә башка энергия җитештерүче предприятиеләрнең дә проектларына үзгәрешләр кертергә торабыз, дип әйтте.

Чаллыдан бу очрашуга 30 дан артык эшмәкәр барган иде, алар ТР сәнәгать һәм сәүдә министрына үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, бизнес белән бәйле проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев