Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фонтаннар янына - ата-аналар белән генә!

Чаллыда балаларга фонтаннарга үзләренә генә якын килү тыелды.

Чаллыда балаларга фонтаннарга үзләренә генә якын килү тыелды. Шушы көннәрдә шәһәрнең 27 комплексындагы Яшь Ленинчылар бульварында моны искәртүче стенд урнаштырылды. Анда түбәндәге сүзләр язылган: “14 яшькә кадәрге балаларга ата-аналарыннан башка үзләренә генә әлеге территориягә керү,  фонтаннан су эчү, аяк киемнәрсез йөрү тыела. Шулай ук урында тәмәке тартырга һәм алкоголь эчемлекләр кулланырга да ярамый.  

Исегезгә төшерәбез, биредә фонтанны җәмәгать территорияләрен төзекләндерү программасы кысаларында яңарттылар. Су корылмасын узган елның октябрендә куштылар. Быел җәй ул Чаллы халкының яраткан ял итү урынына әверелде. 

Чикләүләр кертелү очраклы түгел. Әле шушы көннәрдә генә Казан паркларының берсендәut коры фонтанда бер баланың аяк бармакларына җитди зыян килгән иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация